Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанга Казахстаннан махсус рейс белән табиб булырга укучы студентлар кайтачак

атарстанның медицина уку йортларында белем алган чит ил студентлары гамәли дәресләрдә катнашу мөмкинлегенә ия булачак

 Татарстанга Казахстаннан махсус рейс белән 200гә якын студент кайтачак. Алар медицина уку йортларында белем алган һәм коронавируска бәйле чикләүләр аркасында кайта алмаган иде. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Казахстанда белем алучы 200гә якын студентка бәйле мәсьәлә хәл ителде. Якын көннәрдә алар укуын биредә дәвам итү өчен республикага кайтачак», - диде Галимова.

Хәзерге вакытта республика оператив штабында студентларны Татарстанга алып кайту өчен махсус рейс оештыру мәсьәләсе хәл ителә.

«Медицина уку йортларында белем алучы студентларга гамәли күнекмәләр таләп ителә», - дип искәртте спикер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев