Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанлылар медицина битлекләренә бәя арту сәбәпле, ризасызлык белдергәннәр

Татарстан монополиягә каршы федераль хезмәтенә медицина битлекләре һәм перчаткалар сатучыларга шикаятьләр килә. Бу хакта Федераль антимонополия хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«12 майга идарәгә ваклап сатучылардан бәяләр арту һәм медицина битлекләре кытлыгы буенча гражданнардан 36 мөрәҗәгать, шулай ук медицина перчаткаларына бәяләр арту факты буенча бер шикаять керде», — диелә хәбәрдә.

Федераль антимонополия хезмәтенең ТР идарәсендә перчаткага бәя дәүләт тарафыннан җайга салынмый, дип аңлаттылар. Ягъни хуҗалык итүче субъектлар, ихтыяҗга һәм тәкъдимгә карап, сатыла торган продукциягә бәяләрне мөстәкыйль билгеләргә хокуклы.

Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, хәзерге вакытта саклау чаралары һәм даруханәләрдә аларның булу-булмавы белән хәл тотрыклана. Республика дәрәҗәсендә медицина битлекләре запасларын даими тулыландыру, аларны кулай бәядән сату мөмкинлеге турында карарлар кабул ителде.

 

Чыганак:Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X