Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанның Баш казые Рамазан аенда тыелып торырга киңәш итте

Җәлил хәзрәт кешенең яшәеше акыл белән нәфес көрәше булуын искәртте.


Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев VII Республикакүләм ифтарда Рамазан аенда нәфескә бирешмичә, тыелганнан тыелып торырга киңәш итте. Әхлаксыз телевизион тапшыруларны карау-карамау кешенең үзеннән тора, дип саный ул.
"Адәм баласының бөтен яшәеше акыл белән нәфес көрәше", - ди Җәлил хәзрәт. Ул Рамазан аенда күзләрне кирәкмәгән әйбер караудан, колакларны кирәкмәгән әйбер тыңлаудан, телне кирәкмәгән әйбер сөйләүдән тыю мөһимлегенә басым ясады. "Шушыларны эшләмәсәгез, сезнең ач торуыгызның әһәмияте бик кечкенә", - ди ул.
"Бүген Диния нәзарәтенә дә, казый буларак миңа да мөрәҗәгать итәләр: сезнең сүзегез үтми мени, телевизодан теләсә нинди әйбер күрсәтәләр" дип зарланучылар шулкадәр күп", - диде ул.
Җәлил хәзрәт моны кеше үз хәл итәргә тиеш дигән фикердә: "Аны карамас өчен пультның бер кнопкасына басу җитә бит. Бу бит сынау дөньясы, карарга да, карамаска да, Рамазанда да ашарга да, ашамаска да мөмкин. Акылың тәртипле икән, сине дөрес юнәлештә җибәрә. Шушы көрәштә адәм баласының акылы җиңеп чыкса, Аллаһы Тәгалә каршында фәрештәләрдән дә өстен була. Нәфесе җиңеп чыкса, Аллаһы Тәгалә "хайваннан да түбән төшерермен" дигән".
Кичә "Казан-Арена" стадионында Республикакүләм ифтар узды. Барлыгы 15 мең кешегә ризык әзерләнгән иде. Чараны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, “Казан-Арена” акционерлык җәмгыяте һәм РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе оештыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X