Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева вафат
Җырчы хастаханәдә булган.
Кайгылы хәбәр килеп иреште. Бүген татар эстрадасының якты йолдызы, үзенчәлекле тавыш иясе, Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева мәңгелеккә күзләрен йомды.
Үзебезнең чыганаклардан мәгълүм булганча, Резидә ханымның гомере озакка сузылган каты авырудан өзелде. Ул соңгы көннәрен хастаханәдә үткәргән. Авыруын яшергән.
«Соңгы тапкыр 15 февральдә Чулпан Садыйкованың юбилеенда күргән идем. Авырый иде. Шулай да өмет белән яшәде. Бу хәбәрне ишеткәч шок булды. «Сердәш» ансамбленнән бирле дус идек. Урыннары фирдәвес җәннәтендә булсын», – диделәр җырчының Чаллыдагы дуслары.
Редакциябезнең дусты, зәвыклы җырчы, кабатланмас талант иясе Резидә Дамир кызының урыны җәннәттә булсын. Әнисенә, кызына, туганнарына Аллаһ сабырлык бирсен.
Җырчының әнисе, 19 яшьлек кызы, сеңелесе һәм энесе калды.
Быел ул үзенең туган көнендә энесе Илһамны мәңгелеккә югалткан иде. Илһам яман шеш белән чирләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев