Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татфондбанкта кертемнәре булганнарның яртысыннан күбрәгенә акчаларын кире кайтарганнар

Берничә көн эчендә банкта акчасы булган 72 мең кешегә 28,7 млрд сум акча түләнгән. Бу иминиятләштерелгән кертемнәрнең 53 проценты дигән сүз, дип хәбәр итә Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгының (АСВ) мәгълүмат үзәге. Исегезгә төшерәбез, 23 декабрь конне, АСВ кертемнәрне кире кайтару өчен кешеләрнең фамилияләрен алфавит буенча бүлеп, банк-агентларга таратты. 26 декабрьдән "Сбербанк,...

Берничә көн эчендә банкта акчасы булган 72 мең кешегә 28,7 млрд сум акча түләнгән. Бу иминиятләштерелгән кертемнәрнең 53 проценты дигән сүз, дип хәбәр итә Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгының (АСВ) мәгълүмат үзәге.

Исегезгә төшерәбез, 23 декабрь конне, АСВ кертемнәрне кире кайтару өчен кешеләрнең фамилияләрен алфавит буенча бүлеп, банк-агентларга таратты. 26 декабрьдән "Сбербанк, "ВТБ"24, "Россельхозбанк", "ФК Открытие", "Ак барс" кебек банкларда кешеләргә акчаларын кайтара башладылар. Татфондбанкта акчалары "туңдырылган" эшкуарларга да Рөстәм Миннеханов йөкләмәсе буенча ярдәм итү чаралары күрелде."Ярдәм иң беренче чиратта кече һәм урта предприятиеләр эшчәнлеген җайга салу өчен юнәлдереләчәк", - диелгән Президентның матбугат үзәгеннән килгән хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев