Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Татмедиа” АҖ генераль директоры “Татар-информ” агентлыгының үсеш күрсәткечләрен билгеләп узды

(Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "Татмедиа"да социаль челтәрләрдән куллану эше буенча махсус бүлек пәйда булачак. Бу хакта бүген "Татар-информ" агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин белдерде. "Медиабазарның заманча чынбарлыгы эзеннән барып, без социаль челтәрләрдән куллану активлыгын арттырабыз. "Татмедиа" хәзерге вакытта социаль челтәрләрне куллану буенча...

(Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "Татмедиа"да социаль челтәрләрдән куллану эше буенча махсус бүлек пәйда булачак. Бу хакта бүген "Татар-информ" агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин белдерде.

"Медиабазарның заманча чынбарлыгы эзеннән барып, без социаль челтәрләрдән куллану активлыгын арттырабыз. "Татмедиа" хәзерге вакытта социаль челтәрләрне куллану буенча системалы эш башлый, тиздән монда махсус бүлек барлыкка киләчәк. Социаль челтәрләрдә "Татмедиа" ширкәте филиалларының рәсми битләренә язылучыларның гомуми саны 538 мең 953 кеше. 2015 елда 326 мең кулланучы иде", - диде Андрей Кузьмин. Аның әйтүенчә, 2017 елда белгечләр алдында миллион язылучыга чыгу бурычы тора.

2016 елда "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте сайтларына 41 млн 605 мең 680 уникаль кулланучы кергән. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин белдерде.

Ул "Татмедиа"сайтларына керүчеләрнең, 2015 ел белән чагыштырганда, 13,6 млн кешегә артык булуын билгеләп узды. Аның сүзләренә караганда, сайтларны куллану 49 процентка кадәр арткан.

Андрей Кузьмин шушы көннәрдә генә "Коммерсант"ның "Деньги и власть" журналының басма вариантын ябуы турында игълан итүен искәртеп, Татарстанда мондый юнәлеш күздә тотылмавын әйтте. "Чөнки безнең басмаларның тугры язылучылары бар, аеруча, кәгазь версиясен укырга гадәтләнгән өлкән буын вәкилләре. Шул ук вакытта соңгы елларда яңа юнәлешләрне һаман үстерәбез", - дип белдерде ул һәм "Татмедиа" басмаларының һәркайсының басма варианттан тыш, үз сайтлары булуын искәртеп узды. "Сайтлардан кулланучылар - укучылар саны елдан-ел үсә бара. Күп кенә басмаларның сайтларына керү күрсәткече аларның тиражлары белән тиңләшеп кенә калмыйча, кайчак ул күрсәткечне узып та китә", - дип белдерде медиахолдинг җитәкчесе һәм "Челнинские известия" газетасын мисалга китерде. Аның сайтын уникаль кулланучылар көненә 12 меңгә җиткән. Ә басма вариантының тиражы - 9 мең данә тирәсе. Мамадыш, Арча район газеталарының сайтларына керүчеләр саны да зур, ди ул.

Андрей Кузьмин "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының үсеш күрсәткечләренә тукталды. Ул 2016 елда агентлыкны үстерү өстенлекле мәсьәлә булуын шәрехләп, 2017 елга да шушы бурыч күздә тотылуын билгеләп үтте. "Соңгы 8 айда агентлык сайтын куллану өч мәртәбә артты. Апрельдә тәүлегенә 11 мең уникаль кулланучы булса, декабрьдә ул 33,5 меңгә җитте. Бу бик җитди казаныш. 2016 елның декабрендә "Татар-информ" агентлыгы сайтына 831 мең уникаль кулланучы кергән. LiveInternet. мәгълүматлары буенча, бүген агентлык сайты кулланучылар саны буенча республика электрон ММЧлары арасында икенче урынны алып тора", - дип белдерде ул.

Цитаталар китерү буенча "Татар-информ" Татарстанда - беренче урында, ә Идел буе регионында өченче урында тора.

Андрей Кузьмин август азагында tatar доменында агентлыкның татар телендә Tatar-inform.tatar. яңа сайты эшли башлаганын билгеләп узды. Татар телендә мөстәкыйль сайт буларак тулы куәттә эшләр өчен татар редакциясе штатының киңәйтелүен шәрехләде. Нәтиҗәдә, сайтка керүчеләр саны тәүлегенә 120 кулланучыдан 860 кешегә җиткерелгәнен әйтте. Андрей Кузьмин татар телендә эксклюзив контент артуын, татар телендә матбугат конференцияләре проекты эшли башлаганын, атнасына берничә видеоинтервью уздырылганын, татар лентасында көн саен 100 дән артык яңалык чыгып баруын билгеләп узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев