Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Татмедиа" агентлыгы журналистлар өчен “Многоликая Россия" бәйгесен игълан итте

(Казан, 4 июль, "Татар-информ"). Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы журналистлар өчен "Многоликая Россия" бәйгесен игълан итте. Әлеге һөнәри бәйгедә теле-, радио-, интернет-басмалар, шулай ук басма һәм профильле балалар өчен булган ММЧ вәкилләре катнаша ала. Катнашучыларның анкета-гаризалары һәм конкурс эшләре 1 августка кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан...

(Казан, 4 июль, "Татар-информ"). Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы журналистлар өчен "Многоликая Россия" бәйгесен игълан итте. Әлеге һөнәри бәйгедә теле-, радио-, интернет-басмалар, шулай ук басма һәм профильле балалар өчен булган ММЧ вәкилләре катнаша ала.

Катнашучыларның анкета-гаризалары һәм конкурс эшләре 1 августка кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Декабристлар ур., 2 йорт, 6 кат, 7 кабинет, гамәви мәгълүмат чаралары бүлеге. E-mail: mnogolikaya2017@mail.ru. Өстәмә белешмәне 8 (843) 570-31-12 телефоны буенча алырга була.

Конкурс җиде номинациядә уздырыла:
• "Телесюжетлар циклы";
• "Телепроект (документаль фильм, телепрограммалар циклы)";
• "Радиотапшырулар (репортажлар) циклы";
• "Басма матбугатта язмалар циклы";
• "Интернет-ММЧ материаллар циклы";
• "ММЧ балалар-яшүсмерләр өчен мәгърифәтчелек проектлары";
• "Гран-при".

Ярыш Россия халыкларының тормышын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, милләтләрнең мәдәни үсеше һәм халыкларның үзара багланышларын күрсәткән иң әһәмиятле һәм талантлы журналист эшләрен ачыклау максатыннан үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев