Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"ТАТМЕДИА" АҖнең табышы 1,5 млрд сумга якын тәшкил иткән

Узган ел "ТАТМЕДИА" АҖнең табышы 1,5 млрд сумга якын тәшкил иткән. Бу хакта "ТАТМЕДИА" АҖ генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов «Спорт FM Казань» радиосында "ГТО-шоу" программасында сөйләде.


Программа кунагы "ТАТМЕДИА" АҖнең 2007 елда оештырылганын искәртеп, бердәнбер акционер булып "ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы йөзендә Татарстан Республикасы булып тора", диде. Составына 85 филиал керә, 132 ММЧ - телевидение, радио, газета, журнал, мәгълүмат үзәкләре, шул исәптән "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы һәм "Идел-Пресс" полиграфия-нәшрият комплексы.

Финанслауга килгәндә исә, Фәрит Шаһиәхмәтов сөйләгәнчә, Татарстанда һәрчак социаль әһәмияткә ия проектлар - милли, балалар, яшүсмерләр, әдәби, иҗтимагый-сәяси басмалар, район газета һәм телерадиокомпанияләренә ярдәм ителә килде. "Бүгенге көндә республика медиакырында булган заманча базар механизмнары Татарстанның иң зур медиахолдингына кагылмыйча калмады. Без, чыннан да, бик ачык, 2014 ел һәм 2015 елның беренче кварталы өчен финанс-хуҗалык эшчәнлеге буенча барлык мәгълүматлар интернетта урнаштырылган. 2014 елда безнең акционерлык җәмгыятенең табышы 1 млрд 464 млн сум тәшкил итте. Дәүләт заказы 326 млн сум булды, бу гомуми керемдә 23 процент дигән сүз. Рекламадан кергән табыш 300 млн сум, дәүләт заказына тәңгәл диярлек. 180 млн сумны газета-журналларга язылган өчен абунә акчасы китерә. Полиграфия эшчәнлегендә алга китеш бар: 2014 елда аннан кергән табыш 453 млн сумнан 628 млн сумга җитте. 2015 елга нәшрият эшчәнлеге буенча керемне 850 млн сумга җиткерү бурычын куябыз", - дип сөйләде программа кунагы.

Матбугат чараларына язылуга кагылышлы сорауга җавап биреп, Фәрит Шаһиәхмәтов соңгы елларда Татарстанның абунәчеләр саны буенча Россиядә беренче урын алып торуын әйтте. "Татарстан почтасы" аша язылу институты яхшы үсеш алган. Тиражның 90 процентын почта аша язылу тәшкил итә. Тиздән 2015 елның икенче ярты еллыгына язылу кампаниясе тәмамлана, бераз артта калыш сизелә, әмма калган вакыт эчендә план үтәлер, дип өметләнә җитәкче.

"Россия почтасына безнең белән эшләү отышлы түгел: кызгынычка, почта буенча план күрсәткечләре кимү күзәтелә, вакытлы матбугатны таратуның альтернатив ысулларын эзләргә туры килә. Әмма әлегә басмаларның тиражы элеккечә кала. Казанда безнең ресурс ике газета - "Казанские ведомости" һәм "Шәһри Казан" белән тәкъдим ителә. Беренче газетаның тиражы 24 мең данә булса, "Шәһри Казан"ның - 5 мең. Аларның веб-версияләре бар, алар үсеш кичерә, әмма теләгәнчә үк тиз түгел. Безнең иҗтимагый-сәяси басмаларның гомум тиражы 220 мең данә тәшкил итә - татар һәм рус телләрендә 110 меңләп", - дип билгеләп үтте программа кунагы.

Фәрит Шаһиәхмәтов сүзләренчә, хәзерге вакытта Россиядә бәясе үзгәрүгә бәйле рәвештә, кәгазь алуга бәйле проблема бар.

"Без Соликамск целлюлоза-кәгазь комбинаты белән эшлибез. Без комбинат белән 2015 елның азагына кадәр 2015 елның 1 апреленә билгеләнгән бәядән килешү төзи алдык, чөнки бәя ай саен арта. Бу газетаның үзкыйммәтен арттырмаска мөмкинлек бирде. 2014 елда без лаборатор ысул белән кәгазьнең форматын һәм тыгызлыгын үзгәрттек, хәзер аның авырлыгы кимрәк. Бу елына 15 млн сумны янга калдырырга мөмкинлек бирде", - дип сөйләде Фәрит Шаһиәхмәтов.

Алсу ГАТАУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев