Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татьяна Буланованы урлап урманга алып киткәннәр

Җырчының Ростовта үткән концертыннан соң билгесез кешеләр аның гримеркасына бәреп керә. Башта конферансье Александрны сугып егалар, аннан соң популяр җырчыга үзләре белән барырга боерык бирәләр. Алар Буланова белән төркемдәге кызларны машинага утыртып, билгесез якка юл ала.

Сак хезмәткәрләре дә аларга каршы тора алмый, дип хәбәр итә pressa.today. Машина урман эчендә туктый, кызларны билгесез бер иске бинага куып кертәләр, дип искә ала 22 ел элек булган хәлне Буланова үзе. Соңрак әлеге "тамаша"ның артистканың җанатарлары оештырганлыгы билгеле була. Бүлмәгә чегәннәр кереп тула, җыр-бию башлана, тиз арада өстәл корыла. Татьянаны алар шулай итеп шаккатырырга уйлаган икән. Бергәләп күңел ачканнан соң, җанатарлар артистларны кире кунакханәгә кайтарып куя, дип яза almet-rt.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев