Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Түбән Камада үтерелгән полиция хезмәткәренең гаиләсенә матди ярдәм күрсәтеләчәк

Түбән Камада хезмәт вазифасын башкарганда һәлак булган полиция хезмәткәре Динар Саматовның гаиләсе закон буенча каралган түләүләрне алачак.

Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте. «Татарстан Президент бу вакыйгадан хәбәрдар. Куркыныч җинаятьчегә аткан полиция хезмәткәре дәүләт бүләгенә тәкъдим ителәчәк. Динар Саматовның гаиләсе закон буенча каралган түләүләрне алачак. Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре һәлак булган полицейскийның гаиләсенә ярдәм итү өчен чаралар күрә», – диде Лилия Галимова.   Закон буенча хезмәт вазифасын башкарганда һәлак булган Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәренең гаилә әгъзалары 3,8 миллион сум бервакытлы түләүләр, 2,6 миллион сумнан артык иминият акчалары алырга хокуклы. Шулай ук балаларны тәрбияләү һәм башка түләүләр өчен ай саен пособие бирелә.   Үтерүчене аткан Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре дәүләт бүләгенә тәкъдим ителәчәк. Хезмәт вазифасын башкарганда һәлак булган полицейскийның гаиләсе закон буенча каралган түләүләрне алачак, дип яза Татар-информ.   Динар Саматов 1985 елда туган, 2007 елның октябрендә эчке эшләр органына эшкә кергән. Соңгы вакытта ул полиция өлкән участок уполномоченные вазифасында хезмәт куйган.   Җитәкчелек тарафыннан Динар Саматовның аеруча катлаулы һәм мөһим бурычларны үтәгән өчен бүләкләнгән булуын әйттеләр. Полиция хезмәткәренең хатыны калган, балалары юк.   Полицейскийга һөҗүм итү төшерелгән видео социаль челтәрләрдә таралган.   Видеода участок уполномоченные юлга арты белән басып тора. Шул вакытта аның артыннан билгесез ир-ат килә, очраклы узып баручының китүен көтеп тора. Аннары полиция хезмәткәренең муенына берничә тапкыр пычак белән кадый.   Полицейский һөҗүм итүчегә ташлана һәм аны тоткарларга тырыша. Әмма полиция хезмәткәре егыла һәм җинаятьче чабып китә.   Фаҗига нәтиҗәсендә полиция хезмәткәре һәлак булган, икенче полиция хезмәткәре һөҗүм итүчене атып үтергән.  

 

http://matbugat.ru/news/?id=24916

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев