Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Түбән Камада янгында биш кеше һәлак булган

Якшәмбе иртән Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә җитештерү урынында (база) янгын чыгып, биш кеше һәлак булган. Бу хакта Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Тагын алты кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Аларның өчесе авыр хәлдә диелә. Төзүчеләр бистәсендәге Үзәк урамда урнашкан базада янгын чыгуы турында...

Якшәмбе иртән Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә җитештерү урынында (база) янгын чыгып, биш кеше һәлак булган. Бу хакта Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Тагын алты кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Аларның өчесе авыр хәлдә диелә.

Төзүчеләр бистәсендәге Үзәк урамда урнашкан базада янгын чыгуы турында хәбәр 11 декабрьдә 4 сәгать 55 минутта килеп ирешә. Янгын җиде тулганда сүндерелә. Янгын сүндерүдә 68 кеше катнаша. Янгыннан якынча 100 квадрат метр мәйдан зыян күргән.

Башта өч кешенең һәлак булуы мәгълүм була, ләкин коткаручылар соңрак хәрәбәрләр астыннан тагын ике кешенең җәсәден таба.

Әлеге вакыйга нигезендә җинаять эше ачылган. Янгын урынында тикшерүчеләр һәм криминалистлар эшли дип белдерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев