Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Театр проекты әзерләнә

Чаллы татар дәүләт драма театры проекты эшләнә башланды. Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев әйтүенчә, "Колизей" күңел ачу үзәген бинасын төзекләндерү проектын "Татинвестгражданпроект" оешмасы әзерли. Моннан бер ай элек бина муниципаль милек итеп рәсмиләштерелгән. Проект эшләнеп беткәч, бинаны театр итеп үзгәртү башланачак. Моның өчен республика бюлжетыннан 600 миллион сум акча бүлеп бирелгән....

Чаллы татар дәүләт драма театры проекты эшләнә башланды. Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев әйтүенчә, "Колизей" күңел ачу үзәген бинасын төзекләндерү проектын "Татинвестгражданпроект" оешмасы әзерли.

Моннан бер ай элек бина муниципаль милек итеп рәсмиләштерелгән. Проект эшләнеп беткәч, бинаны театр итеп үзгәртү башланачак. Моның өчен республика бюлжетыннан 600 миллион сум акча бүлеп бирелгән. "Театрларның бинасын яхшырту эшләре дәвам итәчәк. Аннары курчак театры бинасы төзекләнедереләчәк. Анда үзенчәлекле сәхнә. Без ул мәсьәләне хәл итәчәкбез. "Колизей" янындагы мәйдан да тәртипкә китереләчәк. "Парклар һәм скверлар" программасы буенча анда парк ясап, ял итү урыны һәм машина кую урыны ясарга кирәк. Финанслар килә башлагач, паркны төзекләнедерә буенча җәмәгать тыңлаулары үткәреләчәк", - диде шәһәр хакиме журналистлар белән очрашуда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев