Техник карау үткәрү эшендә тәртип кертергә ниятлиләр: Россия транспорт өлкәсендә күзәтчелек хезмәте техник карауны саткан өчен штрафка тартмакчы.
Хәзер техник карау Россия автомобиль иминиятчеләре берлеге контролендә. Техник карауның күптән формаль төстә генә үтүе һәркемгә билгеле - карау пунктларының күбесендә диагностика карталарны хәтта автомобильне карамыйча да бирәләр, кайберләрендә хәтта өстәмә түләү белән әзер бланкларны өйгә дә китерәләр.
Әмма якын арада Россия транспорт өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Ространснадзор) техник карау пунктларын тикшерү хокукын алырга мөмкин. Тикшерү вакытында автомобильне карамыйча бланк сату очрагы расланса, пункт хуҗасын 100 мең сум күләмендә штрафка тартачаклар. Моннан тыш, әлеге пунктлар аккредитацияләреннән дә колак кагарга мөмкин.
Төзәтмәләр ел ахырына кадәр кабул ителергә мөмкин, дип җиткерә "Вести КамАЗа".
Нет комментариев