Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Теле барлар – халык булыр...”

Бүген­ге көндә мәктәпкәчә яшьтәге ба­ла­лар­ны ана те­лендә дөрес сөйләргә, те­ле­без­нең мөмкин­лекләрен, аһәңен, ма­тур­лы­гын то­яр­га-си­земләргә, ма­тур, сәнгать­ле итеп ши­гырьләр, әдәби әсәрләр сөйләргә өйрәтү көн ка­да­гын­да­гы мәсьәләләрнең бер­се бу­лып то­ра. Бөек мәгърифәтче Ка­юм На­сый­ри да: "...Ке­ше үзе­нең ана те­лен ях­шы белмәсә, баш­ка телгә төшенә ал­мас", - дип бик хак­лы әйткән. Та­тар хал­кы...

Бүген­ге көндә мәктәпкәчә яшьтәге ба­ла­лар­ны ана те­лендә дөрес сөйләргә, те­ле­без­нең мөмкин­лекләрен, аһәңен, ма­тур­лы­гын то­яр­га-си­земләргә, ма­тур, сәнгать­ле итеп ши­гырьләр, әдәби әсәрләр сөйләргә өйрәтү көн ка­да­гын­да­гы мәсьәләләрнең бер­се бу­лып то­ра. Бөек мәгърифәтче Ка­юм На­сый­ри да: "...Ке­ше үзе­нең ана те­лен ях­шы белмәсә, баш­ка телгә төшенә ал­мас", - дип бик хак­лы әйткән. Та­тар хал­кы үзе­нең за­ман­га тәңгәл ру­хи дөнья­сын бул­ды­ру өчен көрәшә, ул үзе­нең бербөтен милләт икәнен то­еп яшәүче ха­лык. Ба­ла­га да мил­ли үзаң, го­реф-гадәтләр иртәрәк би­релсә, ул шәхес бу­ла­рак шул­кадәр көчле, үз ана те­лен, илен сөя белүче бу­лып үсәчәк.

Без­нең "Көнба­гыш­кай", та­тар ба­ла­лар бак­ча­сы бул­ган­лык­тан, ана те­ле­без­не сак­лап ка­лу­га зур игъ­ти­бар бирә. Әле шу­шы көннәрдә генә бак­ча­быз­да ба­ла­лар­ны ана те­ленә өйрәтүдә га­илә, ба­ла­лар бак­ча­сы, мәктәп бәйләне­шен ачык­ла­ган се­ми­нар бу­лып уз­ды. Бу се­ми­нар­га шәһәр бак­ча­ла­ры­ның та­тар төркемнәрендә эшләүче пе­да­гог­лар кил­де. Се­ми­нар­ны бак­ча мөди­ре Гөлия Минәхмәт кы­зы Минһаҗет­ди­но­ва ачып җибәрде. Ул Та­тар­стан Рес­пуб­ли­ка­сын­да Мәга­риф­не үстерү стра­те­ги­я­се "Киләчәк" прог­рам­ма­сы кы­са­ла­рын­да ба­ла­лар бак­ча­ла­рын­да Та­тар­стан Рес­пуб­ли­ка­сы дәүләт телләрен өйрәтү прог­рам­ма­сы­ның ни­чек тор­мыш­ка ашы­ры­лу­ы­на тук­тал­ды һәм за­ман­ча тех­но­ло­ги­яләр, муль­ти­ме­диа ча­ра­ла­ры, те­ле­ви­де­ние, ин­тер­нет мөмкин­лекләре аша ба­ла­лар­ны ана те­ленә өйрәтүнең әһәми­я­тен ас­сы­зык­лап кит­те.

Бак­ча­быз­да әти-әниләр белән "Га­илә уча­гы" үткәрү тра­ди­ци­ягә әйләнде. Тәрби­я­челәр Ру­за­лия Шәри­фул­ли­на, Ләйсән Хәйрул­ли­на та­ра­фын­нан оеш­ты­рыл­ган әле­ге кичә ку­нак­ла­ры­быз­ны би­та­раф кал­дыр­ма­ган­дыр, дип уй­лыйм. Пар­ла­шып килгән Зәйнет­ди­нов­лар, Сөләйма­нов­лар, Мин­ни­ев­лар, Мул­ла­га­ли­ев­лар га­иләдә мәхәббәт, та­ту­лык бул­ган­да гы­на ба­ла­ны үз ана те­лен яра­тыр­га һәм са­бый­ның те­ле ачы­ла баш­ла­ган­да ук аңа сүзләрне ана те­лендә дөрес әйтергә өйрәтүнең, га­иләдә дә та­тар те­лендә сөйләшүнең за­рур­лы­гын сөйләделәр. "Яра­ту нәрсә ул?", "Га­иләдә нин­ди тра­ди­ци­яләр бар?", "Ба­ла­лар белән ни­чек ара­ла­ша­сыз?" ке­бек со­рау­лар бу­ен­ча кы­зык­лы фи­кер алы­шу­лар бул­ды. Ба­ла­лар белән әңгәмә кор­ган ви­де­о­яз­ма, "Тыл­сым­лы чәчәк" уе­ны, ата-ана­лар та­ра­фын­нан баш­ка­рыл­ган җыр-ши­гырьләр "Га­илә уча­гын" та­гын да җан­лан­ды­рып, ямьләп җибәрде.

Тәрби­я­челәр, ата-ана­лар һәм 29 нчы мәктәпнең баш­лан­гыч сый­ныф укы­ту­чы­сы Ли­лия Шәехо­ва чы­гыш­ла­рын­нан күренгәнчә, хал­кы­быз­ның киләчәген ба­ры тик ту­ган тел белән ае­рыл­гы­сыз бәйләнештә генә күз ал­ды­на ки­те­рергә мөмкин. Оч­ра­шу­да ха­лык авыз иҗаты үрнәкләрен - та­быш­мак­лар, тел шо­март­кыч­лар, тизәйткечләр, са­на­мыш­лар ке­бек ана те­ле­нең җәүһәрләре аша ба­ла­лар­га җит­керүнең мөһим­ле­ге ту­рын­да да сүз бар­ды.

Әйе, "Те­ле бар­лар - ха­лык бу­лыр, те­ле юк­лар - ба­лык бу­лыр" дигән та­тар ха­лык мәка­ле дә юк­ка гы­на әйтелмәгәндер шул. Әти-әниләр, әби-ба­бай­ла­ры­ның тат­лы телләре белән сөйләнгән әки­ятләр, би­шек җыр­ла­ры аша са­бый күңеленә сеңде­релгән сөйләм куль­ту­ра­сы ба­ла­лар бак­ча­сын­да да дәвам итә. Нәниләрне хал­кы­быз­ның ру­хи мәдәни­я­тенә алып керүче иң ма­тур чы­га­нак­лар­дан ма­вык­тыр­гыч сер­ле әки­ятләр, Г.Ту­кай, А.Алиш, М.Җәлил, Р.Ба­тул­ла, Р.Миңнул­лин һ.б. әдипләрнең тәрби­я­ви, эчтәлек­ле әсәрләрен укып ба­ла­лар­ны, аваз­лар­ны дөрес әйтеп, ана те­лендә бәйләнеш­ле, сәнгать­ле, күңелләргә үтеп ке­рер­лек итеп сөйләргә, сүзне то­ем­лар­га өйрәтәбез, бак­ча, го­мумшәһәр бәйгеләрендә кат­на­шып, ла­ек­лы урын­нар ала­быз.

Бил­ге­ле, се­ми­нар­да ба­ла­лар­ны ана те­ленә өйрәтүдәге проб­ле­ма­лар белән дә оч­ра­шыр­га ту­ры килүе ту­рын­да да фи­кер алы­шу бул­ды. Кат­наш га­иләләр яки та­тар бу­ла то­рып та та­тар те­лен на­чар белүче га­иләләр бар. Без ба­ры­быз да бу әти-әниләр белән әле та­гын да күбрәк эшләргә ту­ры киләчәк, дигән фи­кердә кал­дык.

Тәрби­я­че, пе­да­гог бу­ла­рак, ана те­ле­без­не сак­лап ка­лу­га, үстерүгә үз өле­ше­без­не кертүдә, аның ма­тур­лы­гын, бай­лы­гын киләчәк бу­ын­га тап­шы­рып кал­ды­ру­да үзе­без­не җавап­лы то­я­быз һәм без тәрби­яләгән ба­ла­лар өчен ту­ган тел алар­ның го­мер­лек юл­да­шы бу­лып ка­лыр, дип ыша­на­быз.

Гүзәл Хәки­мо­ва,

Әлфирә Сәхәби­е­ва,

Гөлна­ра Хәмәтҗано­ва,

82 нче "Көнба­гыш­кай" ба­ла­лар бак­ча­сы тәрби­я­челәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев