Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бомба табучы бүләкләнде

12 декабрь көнне Чаллы Эчке эшләр бүлеге идарәсе "Торговый квартал" сәүдә үзәгендә бомба тапкан Илдус Гыйлфановны бүләкләде. Исегезгә төшерәбез, 2015 елның августында сәүдә үзәгендә террористлар шартлаткыч җайланма урнаштырганнар, дигән хәбәр таратыла. Билгесез кешеләр тарафыннан сәүдә җитәкчелегенә 5 тапкыр шундый хәбәр җиткерелә. Террористлар сәүдә үзәге хуҗаларыннан шул рәвешле акча дауламакчы булалар.

6 сентябрь көнне иртән сәүдә үзәге хезмәткәре - җыештыручы Илдус Гыйлфанов территорияне тикшергән вакытта шикле төргәккә тап була. Ир-ат бу турыда полициягә шалтыратып хәбәр итә. Хөкем утырышында ул әлеге төргәкне, башта чүп дип белдем, дип белдерә.

- Кич белән машиналар кую урынын тикшергән вакытта трансформатор өйчеге янында пакет таптым, аны ташларга дип чүп тартмалары янына киттем. Пакетның эчен ачып карасам - ниндидер телефон ята, - дип сөйли шаһит. - Чыбыклары икенче бер пакетка тоташкан. Анысының эчендә - соры төстәге порошок. Төзелештән калган чүптер инде бу дип уйлап, өйгә кайтып киттем. Икенче көнне иртән эшкә килгәч, әлеге пакетның шартлаткыч җайланма булуы да мөмкин бит дип уйладым, бу турыда сәүдә үзәгенең сакчыларына хәбәр иттем.

Шартлаткыч җайланманы полиция жентекләп тикшерә. Аның кайбер детальләре җинәятчеләрнең эзенә төшәргә ярдәм итә дә инде. Җайланманың, дөрестән дә, шартлау куркынычы булуы раслана. Бәхеткә каршы, җинаятьчеләр ниятләрен тормышка ашыра алмыйча кала.

2016 елның ноябрь башында суд "телефон террористлары"на карата хөкем карары чыгарды. Гаепләнүчеләр - ИТ-паркның элеккеге хезмәткәре программист Илнар Әгълетдинов һәм аның туганы Артем Гибадуллин. Төп гаепләнүчене 6 елга ирегеннән мәхрүм итәләр, аның туганын - 4 елга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев