Телефон – замана коралы яисә мәктәп укучыларына дәрес вакытында телефон кирәкме?
Бүгенге көндә телефон безнең тормышта зур урын алып тора.
Беркемгә дә сер тү-гел, ул безнең иң якын дуска әйләнеп бет-те инде. Өйдә дә, урамда йөрсәң дә, дус-лар белән кафе да очрашсаң да безнең кулда кәрәзле телефон. Әйе заманасы шундый элек тырышып- тырышып хат язып утырсак, бүген бер ике төймәгә басу җитә – син инде әллә кайдагы дус-туга-ның белән хәбәрләшә аласың. Дөньяда барган иң соңгы һәм актуаль хәбәрләрне дә безгә нәкъ менә кәрәзле телефон җит-керә. Аны без үз дәвамыбыз кебек хас итәбез. Шулай да медальнең ике ягы бар.
Әле күптән түгел генә Чаллы мәктәпләре үзләренең гаугалары белән бөтен илгә та-нылган иде. Укытучылар бер баланы мәк-тәп ашханәсенә кертмәгәннәр янәсе. Бу хакта интернет челтәре аша шәһәрдәшлә-ребез тиз генә белеп алды. Дәрес вакы-тында педагогның укучыга кычкыруы, икенчесенең баланың сәламәтлегенә зы-ян салуы – болар хакында да бары тик кә-рәзле телефонга төшерелгән видео аша гына билгеле булды. Бәлки бу хәлләр зур резонанс алмаган да булыр иде, алар со-циаль челтәргә эләкмәгән булса. Бу хәл мәктәп һәм әти-әниләр арасында калыр иде. Тик без шундый заманада яшибез, безнең һәр адымны башкалар күреп аңа үзләренең “лайк” һәм “дезлайк” ларын җиткерергә тиеш. Комментарийлар язып, үзебезнең фикерне әйтәбез. Шунда гына без үзебезне җәмгыятькә катнашлы икә-небезне тоябыз. Тик бу ялгыш хисләр.
Мәктәп балалары телефоннан аерылмый, аралашу һәм ниндидер проблемаларны хәл итү – барысы да аның аша. Белем алырга вакытта, теләк тә калмый. Укучы-лар видео төшереп үзләренең авторитет-ларын арттырасы килсә, мәктәп һәм педа-гогик коллектив зыян күрә.
Бу хәлләрдән соң Чаллы Башкарма коми-тетының мәгариф идарәсе башлыгы Ви-нер Харисов мәктәп укучылары дәрес ал-дыннан кәрәзле телефоннарын махсус тартмаларга калдыра торган булалар дип хәбәр итте. "Бездә яхшы мисал бар, 26 нчы гимназиядә дәрес вакытында укучы-лар махсус ячейкада кесә телефонын калдыра һәм дәрес тәмамланганнан соң аны ала ... мондый тәҗрибәне башка мәктәпләрдә дә кулланачакбыз» – диде Винер Харисов. Бу хакта без 18 нче лицей директоры Наил Заһидулла улы Гайнул-лин белән фикер алыштык.
-Наил Заһидуллович, сез мәктәптә әлеге проблема белән ничек көрә-шәсез?
-Балаларга иң беренче чиратта те-лефонның зыяны турында аңлата-быз, аннан килгән нурланыш ту-рында сөйлибез. Тамчы булса да алар аны сеңдерәләр. Һәм телефон ул фикерләү сәләтен бетерә, чөнки кулда телефон булгач баш катырып саный түгел, калькуляторын ачасың да һәм менә сиңа җавап. Шулай ук интернетка кереп эзләп утырулар да булды, анда дөрес җавап юк, ул сезнең башта булырга тиеш дип аң-латабыз. 9 нчы сыйныф балалары-ның күбесе тапкырлау таблицасын онытып киләләр. Бу бит бик куркы-ныч тенденция. Шуңа күрә безнең лицейда укучылар дәрескә кергәч телефоннарын укытучы өстәленә куялар, дәрес беткәч алалар.
- Эшләп киләме әлеге ысул?
- Укучылар арасында тыңламаучы-лар бар, юк түгел. Аларның бик хәйләкәрләре дә бар, телефон уры-нына аның тышлыгын калдырып китәләр. Укытучы аларны барсын-да тикшереп тормый бит. Андый укучылар белән без аерым сөйлә-шәбез, әти-әниләрен чакырабыз.
*-13 нче, 55 нче, 22 нче мәктәпләрдә булган хәлләр белән сез таныш бит инде. Менә монда да теле-фонга төшерү, бер яктан караган-да укучыны яклау була бит. Бу проблеманың ике яклы икәнне дә онытмаска кирәк?
- Иң башта мондый очракта бу хәлне мәктәп эчендә генә карарага ки-
рәк. Ике якны да тыңлап, кон-фликтның төбенә төшәргә кирәк, күп очракта үзара аңлашылмаучан-лык кына тора. Шуңа күрә зурга җибәрмичә эшләргә кирәк.
- Һәр кеше үз дөньясы белән яши, аның үз проблемалары, холкы бар. Укытучы да һәр баланың кү-ңеленә ачкыч табарга тиешме?
- Әлбәттә, чөнки без бу балалар бе-лән эшлибез, алар бездән үрнәк ала. Дөньяга җайлашырга тырыша, ә дөнья безгә түгел. Булган пробле-маларыбызны үзебез хәл итәбез.
*-Наил Заһидуллович, бик зур рәх-мәт җавапларыгыз өчен.
Алда әйтелгәнчә медальнең ике ягы бар. Проблеманы төрле яклап карарга кирәк, мин үзем әни буларак кәрәзле телефонны дәрес алдыннан алып кую-ны хуплыйм. Баланың бар игътибары бу очракта белем алырга, укытучыга юнәлтелгән була. Шунда гына төрле яктан үскән балалар булыр.
Илшат Солтанов: “Бала мәктәпкә бар-гач укырга тиеш, телефонда язышып, интернетта утырырга түгел. Телефон-ны махсус урынга алып кую яки мәк-тәпкә бөтенләй алып бармау яклы мин. Соңгы тәкъдимем белән кайбе-рәүләр килешмәс тә. Чөнки балада телефон булса ата-аналарның күңеле тыныч. Мәктәпкә барып җиткәнме, өйгә кайтканмы-юкмы – шундук шал-тыраталар да беләләр. Бу очракта ин-де иң яхшысы – балага гади, төймәле телефон алып бирү. Аның аша интер-нетка да, социаль челтәрләргә дә ке-реп булмый”.
Лилия Шәмсетдинова: “Иң куркыны-чы – интернет. Анда балалар нәрсәгә генә өйрәнми. Ул мәктәптә видео тө-шерүләр шул интернеттан килгән әй-бер бит. Без укыган чорда укытучы безнең өчен әүлия иде, без аннан ку-рыктык һәм хөрмәт иттек. Минем фи-керемчә кәрәзле телефонны мәктәп-кә кергәндә алырга, кайтып киткә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев