Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Телевидение цифрлаша

2018 елда Россиядә аналоглы, ягъни гадәти, электр сигналы аша эшләүче телевидение өзеләчәк дип белдерде журналистларга РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров. Сәбәп - әлеге юнәлешне субсидияләүдән баш тартуга бәйле, дип ачыклык кертә министр. Аналоглы телевидениене тулысынча диярлек цифрлысы алыштыра.

Россиядә мультикомплекслар, ягъни гомум ачык цифрлы каналлар пакетлары булдырылды. Аларның беренчесе федераль телеканалларны һәм радиоканалларны үз эченә ала. Анда "Беренче канал", "Россия-1", "Россия-2", НТВ, "5 канал", "Россия-Культура", "Россия 24", "Карусель", ОТР, ТВЦ каналлары кергән. Икенче мультиплекста - "Рен-ТВ", "Спас", СТС, "Домашний", ТВ3, "НТВ+ Спорт", "Звезда", "Мир", "ТНТ", "МузТВ" каналлары урын ала.

Өченче мультиплексны (һәр төбәктә аерым формалашырга һәм төбәк каналларыннан торырга тиеш) булдыру мәсьәләсе хәзер икътисади яктан отышлы түгел, дип исәпли Николай Никифоров. Аның сүзләренчә, бу уңайдан хәзер икенче мультиплекс та сорау уята.
"Икенче һәм өченче мультиплекслар бюджет акчасы белән тәэмин ителмәгән һәм телеканалларның акчасына тормышка ашырыла. Реклама базары күләме нык кыскартылу сәбәпле, алар эфирга чыгу территориясен дә чиклиләр", - дип ачыклык кертә министр. Аның фикеренчә, икенче мультиплекс "беренчесе кебек бөтен җирдә эшләмәү сәбәпле", тагын өченчене гамәлгә кую, бизнес "күзлегеннән" караганда файдасыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X