Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы IT-паркының элеккеге җитәкчесе Рамил Ибраһимов эше буенча суд утырышы вакыты билгеләнде

Дүшәмбе, 30 гыйнварда, Идел буе округы хәрби суды Рамиль Ибраһимовның җинаять эшен карауга керешә, ул "терроризмны ачыктан-ачык яклауда" гаепләнә. Бу хакта Идел буе округы хәрби суды матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган ел җәй Рамил Ибраһимов, «Эфир» телеканалында телевидение алып баручысы булып эшләгәндә, үзенең социаль челтәрләр битендә Орландо гей-клубының йөздән артык кешесен яралаган һәм үтергән террористның гамәлләрен хуплап язган. Язма кыска вакыт эчендә юкка чыгарылган, әмма бу Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсенә җинаять эше кузгатырга җиткән.

Ибраһимов үзе бүген, июнь аенда әлеге хәл тирәсендә күтәрелгән шау-шу да җитәрлек булды диеп, нинди дә булса шәрехләр бирүдән баш тартты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев