Теплицалар тотучы эшмәкәр Лилия Зәйнуллина: «Поликарбонат кояш нурларын дөрес кертми ул, пленка яки пыяла яхшырак»
Телибезме-теләмибезме, бакча сезоны тәмамланып килә. Ел да табигать көйсезлекләре, һава торышының һәр җәй саен үзгәреп торуы әллә нинди тәҗрибәле бакчачыларны да аптырашта калдыра.
Гомер буе үстергән гап-гади кыяр белән помидордан да канәгать калмаучылар байтак быел.
Апаска барып кайтканнан соң, башкача уйлый башладым әле. Әллә яшелчә бакчасына да заманчарак күз белән караргамы икән? Әнә Лилия Зәйнуллинаның теплицасында ел әйләнәсе тормыш кайный. Кыяр-помидордан өзелеп тормыйлар. Чәчәкләре исә башкалардан үзгәрәк: сентябрьдән – мартка кадәр чәчәк ата.
– Ноябрь аенда без монда лалә чәчәкләре утыртабыз. 8 мартка аларны җыеп алгач, бу урынга кыяр күчерәбез. Аңарчы кыярның үсентеләрен башка бүлектә үстерә торабыз. Аннан соң кыярны июль башында җыеп алабыз да (җәй көне кыяр сатылмый, кешенең үзенеке дә өлгерә, арзан да йөри), икенче әйләнешкә помидор утыртабыз, – ди Лилия Фирдүс кызы, безне үзенең еллык эш планы белән таныштырып. – Бер квадрат метрга без ике ярым исәбеннән үсемлек утыртабыз. Бер гектарга 25 мең төп помидор туры килә. Бу теплицада 15 меңләп төп помидор бар.
Помидор үстерә беләбезме?
Без помидорларның бер-берсенә шулкадәр охшаш булуларына шаккаттык. Сабаклары да бер төсле юан, буйга да бер тигез. Эшнең дә, технологиянең дә дөрес куелганлыгы әллә кайдан күренеп үк тора. Монда һәрбер төпкә су аерым сибелә. Үсемлекләр ябык тамыр системасында үсә.
– Җирдә булса, ел саен җиргә утыртканлык белән, тамырлар авыруга бирешә. Шуңа күрә ябык тамыр системасы белән эшлибез. Аерым кубикларга (махсус савытлар) чәчәбез, аны Ульян шәһәрендә җитештерәләр. Бер ай буе үсентеләрне тишелдерү бүлегендә үстерәбез, аннан аларны әзер махсус лотокларга күчереп утыртабыз. Аны да махсус сатып алабыз, – дип сөйли Лилия. – Монысы кызыл помидор, Оттея дигән сорт. Теге теплицада алсу помидор үсә. Орлыкларны Мәскәүдән кайтартабыз, Голландия орлыклары алабыз, чәчәкләрне дә шулай. Болар, сабакка да көчлерәк, фитофторозага каршы тора ала торган. Иммун системалары нык.
Лилия ширкәтендә үсемлекләрне өйрәнү эше даими алып барыла. Атнага бер тапкыр Ульяннан агроном килеп, помидорларны өйрәнеп һәм өйрәтеп китә. «Сары чәчәк атса, аларга бөтен нәрсә җитә дигән сүз. Тукландыру су аша алып барыла. Помидорларны тикшертеп торабыз. Безнең кыяр-помидорларда нитратлар юк», – ди ул.
Озакламый помидорлар табыннарда урын алачак. Әлегә помидорлар чәчәк кенә ата. «Әле ярала гына башлады, монда – беренче буын, икенчесе, әле өченче буын чәчәк ата. Көн озынлыгында әйбәт ярала ул, аннан соң ноябрьдә көннәр кыскара. Шуңа да октябрь урталарыннан башын өзәбез дә, булганын үстереп бетерү өстендә эшлибез», – дип сөйли Лилия ханым.
Дөресен генә әйткәндә, помидор турында әллә ниләр белеп кайттык. Биредә помидорларны тугыз буынга кадәр чәчәк аттырып, яралдырып калдыралар. Яфрак һәм чәчәктән тыш, бернинди өстәмә үсентеләрне калдырмыйлар. Кайбер бакчачылар кебек, яфракларын да кисмиләр. Гомумән, яфраклар эшләр өчен кирәк, дип саный Лилия.
– Өскә таба үрмәләтәбез. Помидорны күпме үстерәсең, шуның кадәр үстереп була. Аны хәтта километрга кадәр сузарга мөмкин. Башын гына өзмәскә кирәк. Сабакларны кисмәсәң, 19-29 буыны да помидор бирә. Без үстерә торабыз, астан җыябыз, аска бәйләп куя барабыз. Өскә таба үстерә бардык бервакыт. Ноябрьдә чәчкән идек, икенче елның ноябренә кадәр уңыш җыйдык. Бу теплицаларда алай эшләп булмый. Помидордан әллә ни файда да юк. Моннан салымнарга, акча түләүгә җитәрлек акча эшлибез инде, – ди ул.
Теплицаларда эш бер дә туктап тормый. Помидор сентябрь башыннан сатуга чыга башлый. Әйткәнемчә, ноябрь башында калган яшел помидорларны җыеп алып, бу урында лалә чәчәкләренә урын әзерлиләр. Биредә 3 миллион 600 данә лалә чәчәге үстерәләр. Төрле төслеләрен, төрле сортларын. Чәчәкләр 8 мартка кадәр дә сатуга чыга. Күбесенчә бәйрәм көннәре өчен туплана. Хәзерге вакытта орлыклар әзерләнә, сентябрьдән үк чәчәк ата башлыйлар икән. Сыйфатлы чәчәкләрне даими алучы клиентлары бар аларның. Казан, Ижевск, Ульян, Самара, Дмитровградтан киләләр. Бер үк вакытта әйләнә-тирәне бизәү өчен берьеллык чәчәкләрне үстерү белән дә шөгыльләнәләр.
Эшне алар помидор-кыяр үстерүдән башлый. Беренче елны җиргә утырталар. Лилия сөйләвенчә, ул чакта монда җирләр яңа була. Ялан кырда беренче теплицаларын эшләп чыгалар. Әнисе һәм ике энекәше белән беренче уңышны алгач, күңелләре үсеп китә. Икенче елны ук зуррак теплица ясыйлар. «Беренче елны да уңышны әйбәт алдык. Икенче елны без шунда ук тамыр системасына күчтек, ул вакытта капчыкка җир тутырып эшләдек. Капчык, аның астына салам салып калдыра идек, өстенә инде торф салабыз, шулай итеп кыярны да, помидорны да утырта идек. Аннан соң гына әзер савытлар белән эшли башладык», – дип сөйли Лилия, үзенең яшел плантацияләре белән таныштырып.
– Безнең әни бик яхшы бакчачы. Үзе үк орлыклар ясый. 70 яшь тулса да, өйдә генә утырмый, безнең белән эшли, көн дә килә. Үзенең өй янындагы бакчасын да иртән 3-4тә торып карый. Без ялкаулар, алай ук иртә чыгып җитә алмыйбыз, без күбрәк бизнеска юнәлгәнбез инде. Ул бакчаны яратып карый, – дип сөйли эшмәкәр ханым. – Без ике энекәшем белән бергә эшлибез, гаилә бизнесы бу, үзең генә булсаң, моның кадәр эшне башкарып булмый.
Әнә шулай 2008 елда башланган эшләр тулы куәтенә кузгалып китә. Алты ел элек лизинг-грант программасы белән яңа теплицаны эшләп чыга алганнар. «9 миллионлык теплицалар иде, аның 3 миллионы кире кайтты. Монда сазлык иде. Без монда таш та салып карадык, файдасы булмады. Аннары, программа буенча, юллар салып бирделәр. Район башлыгы ярдәме белән башкарылды бу эш. Эшләргә дә эшләргә хәзер. Яңадан теплицага заказ бирдем әле. Анда менә кыяр белән сатарга алсу помидор үстерәсе килә», – дип сөйли Лилия Зәйнуллина.
Биредә күпчелек теплицалар пленка белән тышланган. Поликарбонат кояш нурларын дөрес кертми ул, пленка яки пыяла яхшырак, дип саный эшмәкәр ханым. Ә пыяла кыйммәт. Пленканы да ике елга бер алыштырып торырга кирәк, аның да кыенлыгы җитәрлек. «Алты елга исәпләнгән пленкалы теплицаларыбыз да бар, андыйларны төзесәң, яхшы инде. Тора-бара төзергә исәп бар. Бакчачылык үз-үзен акларлык итеп эшләсен генә», – ди ул.
Базарда сатучы булса, алучысы табыла
Базарда бер елны кызыл, бер елны алсу помидор яхшы сатыла икән. Апаста ике төрлесен дә үстерәләр. Алар Казан кибетләренә генә түгел, Апасның үзендә дә сатуга чыга. Зәйнуллинар әле кибет тә, ресторан да тота. Бу эшне энекәшенең хатыны алып бара. Кибеттә авыл каймагына кадәр ясап саталар. Элеккечә – сепаратордан чыгарып, чын авыл сөтеннән. Халык та яратып ала икән. Ипи пешерү, тәмле пирог-тортлар пешерү турында да хыяллары чынга ашкан. Киләчәктә бөтенләй башка төрле юнәлештә дә эшне башламакчылар. Чөгә балыгы үстерергә уйлыйлар. 20 тонна балык 12 миллион 600 сумга төшә икән. «Кечкенә генә балыклар алып кайтабыз да, үстереп сатабыз, – ди ул, көлеп. – Чәчәкне дә, кыяр-помидорны да ике-өч көн эчендә урнаштырып бетерергә кирәк. Сата алмасаң, чыгарып атарга кала. Ә балык, алучы булганчы, суда йөзеп тора ала. Катырып та куеп була», – дип уртаклаша алар киләчәк планнары белән.
Ә бит эшмәкәр ханым бизнесын туган яклары Тәтеш районы, Алабирдедә кибет ачып башлаган була. Бүген үз кызы да әнисенең эшләре белән кызыксына, икәүләшеп Голландия, Германиягә барып, чәчәкләр сайлап кайтканнар. Бүген, мәш килеп, чөгә балыгының үстерү үзенчәлекләрен өйрәнәләр. «Кыяр-помидордагы кебек авырулары бар. Суга анализ ясатып торырга кирәк, сату-алу эшләрен җайларга кирәк. Эшнең нечкәлекләре күп. Алдың да суга җибәрдең генә түгел», – дип сөйли ул.
Лилия әле яшь эшмәкәр. Әмма аның эшкә бөтенләй башка күзлектән каравын күрәсең. Ул – икътисадчы да, алдагы көнне планлаштырып куючы менеджер идарәче дә. Шулай булмаса, ел әйләнәсе, базар кадәр базарны үзенә каратып тота алмас иде. Аларда 60 кеше эшле булган. Теплицаларда 35 кеше эшли. Иң аз хезмәт хакы – 20 мең сум, ир-егетләрнеке 35 меңгә кадәр җитә. Җәй көне балаларга да эш табылган. Алар махсус җайланма белән савыт-саба юганнар.
Сүз дә юк, моның кадәр эшне алып барырга мөмкинлек кенә түгел, зур теләк тә кирәк. Апасның бер читендә урнашкан теплицаларны, анда шаулап үсеп утырган помидорларны күргәннән соң, башка төрле уйлар килде. Яшелчәчелектән табыш алырга теләсәң дә, күпме кыенлыкларны кичәргә, вакытында эшләргә, уңышны җыярга-сакларга, аларны урнаштыру өчен генә дә бөтен эшне бер эздән алып бару мөһим.
«Чәчәкләре юк бит инде хәзер Лилиянең, ул чакта килсәгез, теплицадан чыгып та китә алмыйсыз», – дигән иде безгә Апас районының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Луиза Сафина. Без исә помидорларны да бик яратып кайттык, рәт-рәт тезелгән помидор гаскәренең иң шәп вакытына туры килдек.
Помидор эре булсын өчен, бер буында өч-дүрт помидор гына калдырып, артык чәчәкләрне өзәргә, атнасына ике тапкыр карап чыгарга кирәк. Егылмасын өчен җепкә чорный бару да шарт. Яфракларга тимәскә кирәк. Сабакта яфрак янында чыккан үсентеләрне өзеп алмасаң, алар помидорның көчен ала. Су күпмедер дәрәҗәдә агып та чыгарга тиеш. Су җитәрлек булмаса, помидорның башы карала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев