Әти булу җиңелме?
Чаллыда "Әти булу җиңелме?" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Әлеге чара Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсе, "Ләйсән тамчылары" яшь журналистлар клубы, Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге белән берлектә оештырылды. Әти кешенең җәмгыятьтә, гаиләдә тоткан роленә багышланган чарада күркәм эшләре белән үрнәк булган әтиләр катнашты. Алар - армспорт буенча дөнья...
Чаллыда "Әти булу җиңелме?" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Әлеге чара Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсе, "Ләйсән тамчылары" яшь журналистлар клубы, Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге белән берлектә оештырылды.
Әти кешенең җәмгыятьтә, гаиләдә тоткан роленә багышланган чарада күркәм эшләре белән үрнәк булган әтиләр катнашты. Алар - армспорт буенча дөнья чемпионнары Руслан һәм Марсель Хәмидуллиннар,
Чаллы Шәһәр Советы депутаты Рүзил Мингалимов, гарәп теле укытучысы, дин әһеле Сөләймән хәзрәт Фәхриев, Татарстанның атказанган артисты Равил Галив һәм "Татар моңы" халыкара фестивале лауреаты Нияз Хәмәтшин. Алар шәхес тәрбияләү, балаларның сәләтен үстерү серләре белән уртаклаштылар. Шулай ук, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Зөләйха Минһаҗева, отставкадагы майор Даян Кадыров үзләренең әтиләре хакында горурланып сөйләделәр.
Шунысы мөһим: кичәдә буыннар бәйләше чагылыш тапкан иде. Әйтик, Равил Галиевның улы Сәйдәш нәфис сүз остасы буларак чыгыш ясаса, кызы Әминә өздереп биюе белән тамашачыларның күңелен җәлеп итте. Татарстанның атказанган артисты Ринат Хәмәдиевның кызы - Ләйсән Хәмәдива, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, "Шәһри Чаллы " газетасы баш мөхәррире кызы - Миләүшә Разоваларның чыгышлары да алкышларга күмелде.
Алып баручы вазыйфасы "Шәһри Чаллы" газетасы журналисты Илшат Солтанов һәм аның балалары Алинә һәм Әмиргә йөкләнгән иде.
Татар дөньясының зур шәхесе исемен йөрткән Гали Акыш исемендәге лицейда гореф-гадәтләребезне саклап калу өчен зур эш алып барыла. Сәләтле балалар да күп әлеге уку йортында. Кичәдә әлеге лицейда белем алучы Ибатуллина Эльвинаның татар халык биюе белән катнашуы да очраклы түгел. Чөнки китапханәдә узган бер генә чара да, әлеге уку йортыннан башка узмый.
Җыр-моңга, мәгънәгә салынган чара тамашачыларда зур кызыксыну уятты. Киләсе елда исә шәһәркүләм проект кысаларында тагын күбрәк кешеләрне җәлеп итү максатыннан КФУның Чаллы филиалында үтәчәк. Чөнки аның максатларының тагын берсе - шәһәр халкын мәдәният, белем бирү йортларына җәлеп итү.
Ләйсән Шәйхетдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев