Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Әти-әниеңне яздыр” акциясенә кушылыгыз!

Республикада һәм Чаллыда 2017 елның беренче яртысына вакытлы матбугатка яздыру компаниясе дәвам итә. Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллы татар дәүләт драма театры директоры Рашат Фәйзерахманов "Әти-әниеңне яздыр" акциясенә кушылды. Ул җитәкләгән коллективта "Шәһри Чаллы"ны яратып укучылар күп. "Интернет хакимлек иткән заманда яшәсәк тә, газеталарны да укыйбыз, чөнки кулга...

Җирле, мәдәнияткә кагылышлы республика басмаларына өстенлек бирәбез. Алар - безнең даими дусларбыз. Киләчәктә дә хезмәттәшлек итеп, бергә-бергә милләтебезгә хезмәт итәргә насыйп булсын, - диде Рашат Фәесхан улы. - Форсаттан файдаланып, шәһәрдәшләребезне "Шәһри Чаллы"га язылырга чакырам.

Газетабызга барлык элемтә бүлекләрендә язылырга мөмкин. Ярты елга язылу бәясе 624 сум. Ашыгыгыз, газатага язылу вакыты көннән-көн кими бара. Бергә булыйк, бердәм булыйк!

Зөлфия ФОАТОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев