Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • «Әти-әниләр генә башка бүген, алар безгә кулланучы буларак карый»

    Шәһәрдә мондый үзәкләрнең эшләве зур ярдәм ул

    Балалар бакчасының йорт янәшәсендә үк булуы яхшы. Ә менә янәшәдә киңәш бирүче, ярдәм итүче белгеч-тәрбиячеләр дә булса, әти-әни өчен тагын да зуррак таяныч.

    Казанның Яңа Савин районында урнашкан «Балалар үсеш үзәге – 16нчы балалар бакчасы»нда нәкъ менә гаиләгә ярдәм итү өчен «Без һәрвакыт янәшә» дип исемләнгән гаилә үзәге төзелгән. Быел алар мәгариф буенча 1 миллион 200 мең сумнан артык федераль грант акчасы откан. Бу сумма хисабына балалар бакчасында махсус кабинетларга җиһазлар, укыту кирәк-яраклары, махсус тренажерлар кайтартыла.

    Гадәти бакча гына түгел

    Бүген биредә 310 бала тәрбияләнә. Барлыгы 12 төркемдә эшчәнлек алып барыла. Бишесе махсус юнәлешләрдә эшли. Шуның икесе – хәрәкәтләре чикле булган балалар өчен, берсе – шикәр чире белән авыручы сабыйларга, икесе логопед ярдәме кирәк булганнарга махсуслашкан. Гомумән, балалар бакчасына 53 инвалид бала йөри, шуларның 11е әти-әнисе, әби-бабасы ярдәмендә билгеле бер сәгатьләрдә килеп, биредә шөгыльләнеп, махсус күнегүләр алып кайтып китә. Балалар бакчасында инклюзив төркемнәр эшчәнлеге буенча да тәҗрибә тупланган. Авыру баланы сәламәт балалар белән бергә уеннарда катнаштыру кебек эшләр дә алып барыла. Әлеге балалар бакчасының да үзенчәлеге шунда: монда күп еллар дәвамында мөгаллимнәр генә түгел, күп төрле белгечләр командасы эшләп килә. Невролог, дефектолог, логопед, эндокринолог, Монтессори буенча педагог, психологлар хезмәт күрсәтә. Моның өчен биредә аерым кабинетлар каралган. Аларның һәрберсе кирәкле җиһазлар белән баетылган. Күбесенә балалар бакчасының иҗат коллективының бай фантазиясе ярдәмендә җан өретелгән. Биредә, мөгаен, башкача була да алмый торгандыр. Аңлавыгызча, бу гадәти генә балалар бакчасы түгел. Шуңа да монда һәр белгеч үз эшенә бик җаваплы карый.
    Балалар бакчасы 1988 елда ачылган. 1993 елда – физик мөм­кинлекләре чикле, 2006 елда шикәр чире белән авыручы балаларга аерым төркемнәр булдырылган.

    – Балаларны бөтен шәһәр буенча кабул итәбез, болар тулы көн эшләүче төркемнәр. Моннан тыш мөмкинлекләре чикле булган балаларга билгеле бер сәгатьләрдә ярдәм күрсәтелә. Әлегә тьютор штаты юк, әти-әниләр, әби-бабайлар үзләре бакчада тьютор ролендә. Мәсәлән, безгә йөрүче бер малайның караучысы үзе дефектолог, ул берьюлы ике эш алып барган кебек. Невролог, лого­пед, дефектологка киңәш сорап килүчеләр күп. Кайчакта мәсьәләне өйдә генә чишеп бетереп булмый, – дип сөйли балалар бакчасы мөдире Елена Шәйдуллина.

    «Сөенечебез зур – грант оттык»

    Моңарчы кайбер хезмәтләр әлеге балалар бакчасында түләүле булса, грант программасы нигезендә, физик мөмкинлекләре чикле һәм инвалид балалар ел азагына кадәр бушлай шөгыльләнә ала. Әти-әниләргә ярдәм йөзеннән, белгечләр алар белән даими эшли. Моңарчы башкалада бердәнбер булган әлеге бакчага заманында җиһазларны дәүләт хисабыннан кайтарталар. Соңгы елларда кайбер кирәкле тренажерлар иганәчеләр хисабына да алына. Әмма заманча файдалы зур тренажерларны кайтарту грант акчасыннан башка гына мөмкин булмый. Алар мәгарифне үстерү юнәлешендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү программасы буенча гариза бирәләр.

    Сүз дә юк, биредә сенсорлы бүлмә дә моңарчы булган. Анда үзләре тиешле булган пәрдәләрне, утларны көйләгәннәр. Хәзер программа буенча монда махсус җиһаз кайтартылачак. Интерактив такталар, өстәлләр, проекторлар урнаштыру күздә тотыла.

    – Интерактив такталар бездә бер дә юк иде, аларны авыру балалар өчен билгеләнгән кабинетларга куячакбыз. Ком белән ясау өчен планшет өстәлләр алына. Без аларны һәрбер бүлмәгә куярга исәплибез. 740 меңлек файдалы җиһазлар кайтартыла. Менә иң файдалы тренажерның бәясе дә без көткәннән кыйммәтрәк булып чыкты. Утыра да, басып та тора алмаган балаларга бик кирәкле ул. Монда утырткач, балага мас­саж да ясап булачак. ДЦПлы балаларны дәресләргә әзерләр алдыннан махсус шушы тренажер ярдәмендә гәүдәләрен җылытырга мөмкинлек туачак. Җылылык вибромассажеры аяк-кулларны хәрәкәтләндерү, җылыту өчен бик файдалы. Бу җиһазлар дәвалау-физкультура кабинетларына куела. Ул стенага беркетелә, бала махсус креслога утыртыла, аны төрле юнәлештә хәрәкәтләндереп була. Тренажер ярдәмендә бала үзе дә хәрәкәт итә ала. Корсетны ачып, бала коры бассейнга да күченә ала. Үзе мөстәкыйль рәвештә суга чумган, йөзгән кебек була. Шулай ук тәрбиячеләрнең белемен күтәрү, хезмәт хакын түләү, канцтоварлар кайтарту да грант акчасы эчендә каралган. Бюджеттан тыш акча да хезмәткәрләргә түләү өчен өстәлгән. Методик пособиеләр эшләү дә – төп хезмәтләрнең берсе. Грант ярдәмендә бездә шундый үзәк барын таныту өстендә дә эшлибез, – дип сөйли Елена Шәйдуллина.

    «Балалар шул ук, әти-әниләр генә үзгә»

    Балалар бакчасы мөдире Елена Шәйдуллина биредә 31 елдан артык хезмәт куя. Башта ул музыка буенча белгеч буларак эшкә килә. 1993 елда хәрәкәтләре чикле булган балалар өчен төркемнәр ачылгач, Мәскәүдә Мария Монтессори юнәлешендә тәрбия алымнары буенча укып кайта.

    Бакчада шушы юнәлештә эш алып бара башлый. Монтессори өйрәтүләренә нигезләнгән бөтен дидактик әсбаплар кайтартыла. Елена ханым берничә ел бу методиканы ныклап өйрәнә. Алар баланы төрле яктан үсешен үстерү буенча материаллар белән эш итәләр. Мәсәлән, агач такта икән, аның озын-кыска, калын-юка булуын һәм башка төрле үзенчәлекләрен кулга тотып карап була. Болар һәрберсе аерым-аерым шкафларга куела. Елена Шәйдуллина әйтүенчә, бу юнәлеш бик тәртипне ярата. Һәрбер әйбер үз урынына куелырга тиеш. Күрү, тоту, тою, уйлау кебек эш-гамәлләрнең һәрберсенең үз дидактик әсбаплары бар. Аны Мария Монтессори моннан 100 ел элек уйлап тапкан. Математика зонасында алтын материаллар бар, монда балалар гәрәбәләр ярдәмендә меңнәргә кадәр саный ала. Космик үсеш буенча әйләнә-тирәне өйрәнәләр. Саннарны белү, хәрефләр, язу, практик көндәлек эшләр – аларның һәрберсенең үз зонасы бар. Көндәлек эшләр зонасында хәтта табак-савыт та, идән дә юарга мөмкин.

    Елена ханым өлкән тәрбияче, аннан соңгы ун елда балалар бакчасында мөдир булып эшли. Үзе башлаган эшне дистә еллар дәвамында алып баруы да күп нәрсә турында сөйли. Тәҗрибәле педагогтан: «Балалар хәзер нинди, алар үзгәрәкме?» – дип сорамыйча кала алмадык.

    – Балалар шул ук. Уйнарга да, төрле эшләр белән шөгыльләнергә дә яраталар. Әти-әниләр генә башка бүген. Алар безгә кулланучы буларак карый. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга күрсәтелгән хезмәтләр итеп кенә эшебезне бәялиләр. Күп очракта тәрбиячеләр эшләргә тиеш дип кенә кабул итәләр. Без шөгыльләнәбез дә, тәрбиялибез дә, балага хәтта беренчел белем­нәрне – укырга-язарга, санарга да өйрәтәбез. Ә өйдә бөтенләй шө­гыльләнмиләр, өйгә бирелгән эш­ләр үтәлми. Моңа алар күбрәк мәктәпкә күчкәч җитдирәк ка­рый башлый, – дип сөйли ул. – Ан­нан инвалид балаларның әти-әниләре дә үзенчәлекле. Сүз дә юк, гаиләдә авыру бала туу – зур фаҗига. Ләкин әти-әниләрне дә моның белән яшәргә өйрәтергә кирәк булачак. Алар моны нинди­дер җәза итеп тә кабул итә. Бала йөк тә кебек аларга. Монда бары­бызга да психолог булырга туры килә. Сөйләшергә килгән әти-әниләр елыйлар, ничек итеп ка­рарга, ничек итеп яшәргә икәнен аңламыйлар. Проблемаларны ничек чишәргә дә белмиләр. Иң мөһиме – бу балаларның үзгәрәк булуын аңлатырга туры килә. Аңа үзенең үзенчәлекләре белән яшәргә өйрәтергә туры киләчәк. Бала үзен-үзе карарга да күнегергә тиеш. Монтессори класслары моңа нык ярдәм итә. Үзе бәдрәфкә барсын, үзе ашарга өйрәнсен, үзе киенсен. Күнекмәләрне бу балалар өчен өйрәтү мөһим.
    Тәрбиячеләрнең алга таба да грантларда катнашырга теләкләре юк түгел. Шушы эшнең асылына төшенгәч, төрле тренажерлар белән танышкач, грант мөмкинлекләрен белгәч, дәвалау физкультурасы бүлмәләрен алга таба да баетырга телиләр.

    – Заманча һәм сыйфатлы җиһаз­лар алар бик кыйммәтле. Безгә беренче җиһазларны 25 элек дәүләт тарафыннан урнаштырганнар иде. Алар искерде. Яңартып торабыз, әмма иң камил булганнарын алу өчен балалар бакчасының гына акчасы җитми. Күбрәк финанс кирәк. Грант ярдәмендә килгән акчага алынган җиһазлар шунда ук күзгә күренә. Мондый шартларда педагогка да эшләве уңайлырак, балага да кызыграк. Интерактив такталар – гаҗәеп әйбер, алар балаларга да бик ошар дип уйлыйбыз. Андый заманча ук җиһазларыбыз юк иде, – сөйли Елена Васим кызы.

    Авыр хәлдә калган ата-аналарга ел азагына кадәр грант буенча бушлай ярдәм күрсәтеләчәк. Шәһәрдә мондый үзәкләрнең булуы – зур ярдәм ул.

     

     

     

    http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/ti-nilr-gen-bashka-bgen-alar-bezg-kullanuchy-bularak-karyy

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: