Тигәнәле авылының күрке – аның кешеләре
Кайда гына яшәсәм дә, йөрсәм дә, туган ягым күңелгә иң якыны, иң кадерлесе.
Тигәнәле, Тигәнәле,
Түгел Зуры, Уртасы...
Түбән Тигәнәледән башлана
Тормышымның юл башы.
Мин Алексеевск районының Түбән Тигәнәле авылы кызы. Әти-әниемнең көтеп алган икенче балалары булып дөньяга аваз салганмын. Бүген Чаллыда гомер итәм. Һәр кешенең йөрәгенә якын, җанына җиңеллек бирә торган яраткан урыны була. Минем өчен ул – туган авылым. Миңа аның һәр почмагы, һәр сукмагы таныш. Туган якта җил дә икенче төрле исә, су да икенче төрле ага, диләр бит.
Авылымны бик яратам. Анда бар яктан да уңган, булган, тырыш халык яши. Аларның һәрберсе белән горурланырлык. Авылдашларым динле, иманлы. Авыл уртасында мәчетебез балкып тора. Дини йолалар, гореф-гадәтләр дә саклана бездә. Корбан, Ураза гаетләре, милли бәйрәмнәр зурлап үткәрелә. Мәчетләргә, мәдәни чараларга җыелып, кулга-кул тотынып зур эшләр башкару халыкны берләштерә, бер-берсенә якынайта, дөрес юлдан тайпылмаска өйрәтә. Авылымда зур мәдәният йорты бар, һәр өйгә газ, су кергән.
Авылымнан чыккан кайбер шәхесләрне зур горурлык белән искә алып үтәсем килә. Шуларның берсе – Бәдертдин абый Шәйхетдинов. Ул дүрт китап авторы. «Тигәнәлем – туган җирем» китабына авылыбызның олы шәхесләре, өлкән буын вәкилләре турында язмалар туплаган ул. Бәдертдин абый авылыбызның чын патриоты. Шулай булмый ни, әнә бит туган җир, авыл турында нинди матур шигырьләре бар.
Авылыбыз имамы Абделхәй абый Сабиров белән Гөлнур апа турында да язып үтәсем килә. Алар һәрдаим кешеләргә ярдәм итеп яши. Инде менә СВОдагы егетләребезгә дә булышырга алындылар. Үз куллары белән бәйләгән бияләй-носкиларны, шулай ук авылдашлар тапшырган ярдәмне туплап, туган җиребез сагында торган егетләребезгә җибәреп торалар. Аллаһның мең рәхмәте яусын үзләренә.
Тагын бер авылдашым Рәфкать абый Шакиров. Ул үз көче белән авыл уртасына зур мемореаль такта ясатты. Анда сугыш һәм тыл ветераннарының, Ватан өчен гомерләрен биргән солдатларыбызның исемнәре урын алган. Авылыбыз өчен бу бик зур бүләк.
Клуб мөдире Наилә Арсланова һәм китапханәче Диләрә Сибатова – мәдәни традицияләребезне саклаучылар. Алар авылның гореф-гадәтләрен киләчәк буынга тапшыруда зур өлеш кертә. Нинди генә бәйрәм, чаралар булмасын, олысын-кечесен бер мәйданга җыеп, күңел ача авылдашларыбыз.
Мәдәният йортын күп еллар дәверендә чисталыкта тотучы Зәлидә апа Арсланованы, фельдшер кызыбыз Гөлия Абдуллинаны да аерым әйтеп үтәсем килә. Уңган-булган кызларыбыз алар безнең. Сәламәт булганда һәм тирә-ягың чиста булганда яшәве дә рәхәтрәк бит.
Рәфкать абый Сәхәбетдинов та олы ихтирамга лаек авылдашыбыз. Ул авылыбыздагы бөтен районга бер булган (район үзәгеннән кала) спорт мәктәбен җитәкли. Анда тирә-як авыллардан бик күп яшьләр спорт белән шөгыльләнергә килә. Рәфкать абый спортчыларны гына түгел, авылдашларны да спортка, актив тормыш рәвешенә өйрәтә. Бездә бит яшьләр генә түгел, олылар да ярышларда артта калырга яратмый. Тренерлары Рәфкать абый ярдәме белән алар үзләрен яхшы яктан күрсәтәләр, югары нәтиҗәләргә ирешәләр.
Гомере буе сыер савучы булып эшләгән Фәймә апа Латыйпованы да билгеләп үтәсем килә. Ул ТРның атказанган терлекчесе, Алексеевск районының почетлы гражданины. Бүгенге көндә ул лаеклы ялда, балалары-оныклары кочагында бәхетле гомер кичерә.
Гомумән, авылдашларымның һәрберсе тырыш. Йорт тутырып терлеген асрыйлар, бакчаларында төрледән-төрле яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Һәрбер йорт ялт итеп тора. Берсеннән-берсе матур өйләр – авылыбызның күрке.
Безнең яклар урман-болыннарга бай булмаса да, уңдырышлы кырларында игеннәр гөрләп үсә. Шулай булмый ни, кыр батырларыбыз көн дими, төн дими көч куя анда. Болай булганда авылыбыз яши әле!
Кунакка кайтсам, туганнарым Хәмит җизни белән Лия апам Зиннәтуллиннарның ишекләре һәрвакыт ачык. Алар ачык йөз, мул табын белән каршы алалар. Кунак итеп, изге теләкләрен әйтеп озатып калалар. Без үскән йорт инде күптән юк, шуңа төп йорт итеп аларга кайтабыз. Форсаттан файдаланып, якыннарыма бик зур рәхмәт әйтәсем килә.
Кеше олыгайган саен туган ягына тартыла диләр. Чыннан да шулай икән. Кайда гына яшәсәм дә, кайда гына йөрсәм дә, туган ягым күңелгә иң якыны, иң кадерлесе. Туган нигез, туган туфрак сагындыра. Шушы мизгелдә күзләремә мөлдерәп яшь тулды. Эх, бер генә мизгелгә булса да туган өемә, балачагыма, әткәй-әнкәй янына кайтып киләсе иде…
Язмамны төгәлләп, авылым гөрләсен, тәрәзәләрдә утлар балкып торсын иде дип телим. Авылдашларым тормышның ямен, тәмен тоеп яшәсеннәр! Шушы җирдән, шушы туфрактан үсеп чыккан бер гөл бит үзем дә.
Рәсилә Ильясова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев