Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тиздән барыбыз да өмәгә!

Яр Чаллыда гомумшәһәр өмәсе 22 апрель көнне үтәчәк. Атокала урамнарын, җәмәгать урыннарын чистарту, җыештыруны оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре, казнадан акча алып эшләүчеләр һәм укучылар, студентлар күмәк көч белән башкарачаклар. Шәһәр хакиме инде бу хактагы күрсәтмәгә имза куйган. Соңрак Чаллыда язгы агач утырту өмәләре үткәрү дә планлаштырыла. Идарә компанияләре дә шәһәр халкын үзләре...

Яр Чаллыда гомумшәһәр өмәсе 22 апрель көнне үтәчәк. Атокала урамнарын, җәмәгать урыннарын чистарту, җыештыруны оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре, казнадан акча алып эшләүчеләр һәм укучылар, студентлар күмәк көч белән башкарачаклар. Шәһәр хакиме инде бу хактагы күрсәтмәгә имза куйган. Соңрак Чаллыда язгы агач утырту өмәләре үткәрү дә планлаштырыла.

Идарә компанияләре дә шәһәр халкын үзләре яшәгән йортлар тирәсен җыештыруда катнашырга чакыра. Шәһәрнең чисталыгы өчен җавап бирүче оешмаларга өмә көнне һәряклап ярдәм күрсәтергә кушылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев