Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тиздән – мәктәпкә

Җәйнең соңгы аена аяк бастык. Балалар өчен ул каникулларның иң ләзәтле көннәре булса, әти-әниләргә яңа уку елына әзерлек чоры булып тора. Мәктәп формасын, аяк киемнәрне, кирәкле канцелярия әйберләрен хәстәрләү - төп мәшәкатьләрнең берсе. Сыйфатлы, әмма шул ук вакытта очсыз булган әйберләрне эзләп шактый гына вакыт һәм көч сарыф ителә.

Шәһәр хакиммияте моны күздә тотып, әти-әниләргә ярдәм йөзеннән, Чаллыда мәктәп ярминкәләрен оештырып җибәрде. 3 августа 1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда шундый "Мәктәп ярминкәсе - 2016" эшли башлады.

Мондый чаралар Чаллыда инде 5 нче тапкыр үткәрелә. Быелгысында шәһәребезнең 19 оешмасы катнаша. Ярминкәдә алар Татарстанда һәм Россиядә җитештерелгән күпсанлы товарлар тәкъдим иттеләр. Аларның күбесе ташламалы бәяләр белән сатыла.

- Мәктәп ярминкәләрен оештыру һичшиксез кирәкле эш. Монда эшләгән һәр сәүдә ноктасын карап чыкканнан соң, эшмәкәрләребез һәм җитештерүчеләребез өчен сөендем. Барысы да диярлек үзебездә яки илебездә җитештергән сыйфатлы һәм шул ук вакытта кыйммәт булмаган товарлар тәкъдим итә. Димәк, җирле җитештерү үсә. Ярминкәдә катнашучыларга уңышлар телим, ә чаллыларны исә бирегә чакырып калам, - дип уй-фикерләре белән уртаклашты чараны ачу тантанасында шәһәр хакиме Наил Мәһдиев.

Чыннан да, мондагы эшмәкәрләр шәһәрдәшләребезне бәяләр белән дә, товар ассортименты белән дә сөендерергә әзер.

Лариса Петрович, "Книжный мир" кибете директоры

- Без һәр елны мәктәп ярминкәләрендә катнашабыз. Халык теләп йөри аларга. Беренче ике ел эчендә аеруча да күп иделәр. Быел да шулай булыр дип өметләнәбез. Дәфтәрләрне, концтаварларны, контурлы карталарны аеруча яхшы алалар. Китапларга да сорау бар. Монда тәкъдим итлегән барлык әйберләргә дә без 10% ташлама ясадык.

Таһир әфәнде, ИП Курмаева сәүдә ноктасының эшмәкәре

- Мәктәп ярминкәләре оешып эшли башлаганнан бирле аларда катнашабыз. Аларның шул ягы яхшы: монда бер урында кирәкле барлык әйберне дә табып була. Мәсәлән, без сәүдә базарында үзенең сыйфаты белән танылган Мәскәү фирмаларының рюкзакларын сатабыз. Бәяләр 1000 сумнан алып 4000 кадәр.

Тимур Зиннуров, "Башмачок" кибетенең директоры

- Без беренче тапкыр ярминкәдә катнашабыз. Узган елны аларны карап кына йөрдек. Ул вакытта монда аяк киеме сатучылары юк иде. Быел исә катнашырга булдык. Чаллыларны бай ассортимент һәм кыйммәт булмаган бәяләр белән сөендерәчәкбез.

Ярминкә ачылу тантанасында балалар өчен шактый гына күңел ачу мәйданчыклары да эшләп килде. Яңа мәктәп формалары коллекцияләре дә тәкъдим ителде. Укучы балаларның заманча киемнәре үзенчәлекләре турында шәһәребездә мәктәп формасын җитештерүче "Броско" компаниясенең директоры Алла Семенова да сөйләде:

- Хәзер барлык мәктәпләрнең дә диярлек үз формалары, төсләре, танылу билгеләре бар. Мәсәлән, күпчелеге, Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган соры, зәңгәр, сирәк очракларда кара төстәге формаларны тектерәләр. Эшлекле коллекцияләрдә шакмаклар да рөхсәт ителә. Шуңа да әлеге бизәк тә мәктәп формаларында еш кулланыла. Моннан тыш сезон буенча да формаларны тектерү сакланып кала. Бүген дә без монда шактый гына форма фасоннарын тәкъдим иттек. Моннан тыш ярминкәләрдә генә була торган ташламалар ясыйбыз, киемнәрне түбән бәяләр буенча сатабыз.

Мәктәп ярминкәсе 14 августка чаклы, сәгать 10 алып кичке 18 кадәр эшләп киләчәк. Моннан тыш исегезгә төшерәбез, 5 августта "КАМАЗ" мәдәният сараенда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" социаль хәйрәия акциясе дә башланып китте. Аның максаты - күп балалалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм итү. Теләгән һәркем мәктәп рюкзаклары, канцелярия товарларын һәм башка мәктәпкә кирәкле әйберләрне алып килеп ярдәм итә ала. Акция 17 августка кадәр дәвам ителәчәк. Белешмәләр өчен телефон 56-12-17, 54-77-39

Альбина ЗАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев