Шəhри Чаллы

Тиздән – Рамазан

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР МДН Голәмәләр шурасы карары нигезендә Рамазан ае башлану көнен раслады. Быел Рамазанның беренче көне 28 июньгә туры килә, беренче тәравих намазын (рамазан аенда укыла торган махсус гыйбадәт) Татарстан мәчетләрендә 27 июньнән укый башлыйлар. Ураза бәйрәме 28 июльгә туры килә, Корбан бәйрәме - 4 октябрьгә....

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР МДН Голәмәләр шурасы карары нигезендә Рамазан ае башлану көнен раслады. Быел Рамазанның беренче көне 28 июньгә туры килә, беренче тәравих намазын (рамазан аенда укыла торган махсус гыйбадәт) Татарстан мәчетләрендә 27 июньнән укый башлыйлар. Ураза бәйрәме 28 июльгә туры килә, Корбан бәйрәме - 4 октябрьгә. ТР МДН Голәмәләр шурасы карары нигезендә, фитыр һәм фидия сәдакасе күләмнәрен дә раслады. Фитыр сәдакасе - 50 сум, зәкят чыгарырлык мөмкинлеге булганнарга - 330 сум. Сәламәтлеккә бәйле сәбәпле ураза тота алмаган көннәр өчен фидия күләме - һәр көн өчен 330 сум. Сәдака күләмнәре Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) сүзләренә таянып, агымдагы елда он, хөрмә һәм йөзем бәясенә карап билгеләнә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: