Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тиздән театрның туган көне!

21 декабрь 18 сәгатьтә Чаллы дәүләт татар драма театрында 25 еллык юбилейга багышланган тантаналы кичә узачак. Бу көнне артистлар үзләренең иң тугрылыклы тамашачылары һәм бәйрәм кунаклары өчен Г.Камалның "Банкрот" комедиясен күрсәтәчәкләр. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Чаллы шәһәре, якын-тирә шәһәр-районнар башлыклары, барлык татар театрлары вәкилләре, Театр әһелләре берлегеннән кунаклар катнашыр дип...

21 декабрь 18 сәгатьтә Чаллы дәүләт татар драма театрында 25 еллык юбилейга багышланган тантаналы кичә узачак.

Бу көнне артистлар үзләренең иң тугрылыклы тамашачылары һәм бәйрәм кунаклары өчен Г.Камалның "Банкрот" комедиясен күрсәтәчәкләр.

Бәйрәмдә Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Чаллы шәһәре, якын-тирә шәһәр-районнар башлыклары, барлык татар театрлары вәкилләре, Театр әһелләре берлегеннән кунаклар катнашыр дип көтелә.

"Безнең театр чагыштырмача яшь, әмма күптән инде үз йөзен, үз кыйбласын, үз юлын тапкан театр, - ди директор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рашат Фәйзерахманов. - Шушы еллар эчендә 80нән артык әсәр сәхнәләштерелеп, аларны Татарстанда гына түгел, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче меңнәрчә милләттәшләребез күреп сөенгән, җан җылысы алган икән, бу безнең тамашачылар белән уртак куанычыбыз. Шөкер, труппада яшь артистлар да, урта буын егет-кызлары да, аякта бик саллы басып торучы, театр оешуның беренче көннәреннән диярлек хезмәт куючы артистларыбызның да булуы теләсә нинди жанрга тәвәккәлләп, җиң сызганып тотынырга мөмкинлек бирә. Театрның бәйрәме мөбарәк булсын, бүгенгесе дә, киләчәге дә якты төсләр белән баетылсын, һәркем монда бары тик матурлык тапсын иде!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев