Шəhри Чаллы

Үткән ел республикада социаль-икътисади шартларны яхшыртуга юнәлтелгән барлыгы 50 федераль проект тормышка ашырылды

2020 елда Татарстан 11 илкүләм проектны гамәлгә ашыруда катнашты

Үткән ел Татарстан 11 илкүләм проект кысаларында 50 федераль проектны гамәлгә ашыруда катнашты.

Илкүләм проектларны тормышка ашыру исәбенә 2020 елда Татарстан районнарында мәктәпләрдә алты спортзал ремонтланды, тугыз спорт объекты һәм дүрт футбол кыры төзелде. Шулай ук Арча районындагы психоневрология интернатының 97 урынга исәпләнгән яңа торак корпусы сафка бастырылды.

Түбән Камада күнекмәләр үткәрә торган футбол манежы, Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә универсаль спорт залы, Казанның «Тасма» стадионында җиңел атлетика өчен йөгерү юллары да илкүләм проект кысаларында төзелде һәм ГТО нормаларын тапшыру өчен тугыз мәйданчык махсус җиһазлар белән тәэмин ителде. Шулай ук үткән ел дәвамында Казанда дүрт мәктәп һәм 12 балалар бакчасы кулланышка тапшырылды. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: