Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Түләүләр арта, халык борчуда...

2017 елга торак - коммуналь түләүләре күпмегә артачагы билгеле булды. Барлык үзгәрешләр дә 1 июльдә гамәлгә керәчәк... Чаллы шәһәр башкарма комитетының хуҗалык эшләре һәм халыкның яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы урынбасары Әлфия Романова сүзләренә караганда, быел фатир өчен түләү хаклары 4,2 процентка артачак.

Беренче чиратта эчә торган су бәясе күтәрелә. Хәзерге вакытта Чаллы халкы бер кубометр су өчен 19 сум 61 тиен акча түли. Ә җәйдән башлап 20 сум 44 тиен түли башлаячак. Юынтык сулар өчен кубометры 13 сумнан - 13 сум 53 тиенгә арта.

Җылылык хаклары да кыйммәтләнә. Бүген без бер гигакалорий өчен 1517 сум акча түлибез. Ярты елдан 1545 сум 4 тиен булачак. Гомуми яссылыкта чагыштырганда, күп артмый да шикелле - нибары 1,8 процентка гына. Әмма бүгенге көндә халык һәр тиенне санап эш йөртә. Тамчыдан күл җыелган кебек, әле тегесеннән, әле монысыннан тамып, соңгы гомуми бәя шактый сизелерлек була, гадәттә.

Ә менә ут хакы 13 тиенгә генә арта. Процентлар белән исәпләгәндә - артым 3,8 не тәшкил итә. Зәңгәр ягулык буенча әлегә бәяләр билгеле түгел. Анысы да артмый калмас, әлбәттә. Нәтиҗәсен соңрак игълан итәчәкләр.

Узган ел киләсе елда йортка капиталь ремонт өчен түләүләрне арттырмаска дип вәгъдә биргән иде кайбер түрәләр. Нәкъ менә шуның бәясе быелдан чагыштырмача нык күтәрелә дә инде. Дөресрәге, күтәрелде. ТР министрлар кабинеты тарафыннан йортка капиталь ремонт өчен бәяләрнең артуы хакында карар кабул ителде. 2010 елдан бирле үзгәрмичә торган иде ул. Бер квадрат метр өчен - 5 сум түләде республика халкы. Ә хәзер - 1 гыйнвардан башлап 5 сум 85 тиен түлиячәкләр. Аерма - 17 процент.

Төрле хезмәтләр өчен гомуми бәяләр җәмгысе 3-4 процентка арта. Әйтик, чүпләрне алып китеп түккән өчен айлык түләү - 46 сумны тәшкил итә (бер кешегә исәпләнгән бәя), ишегалларын җыештырган өчен - 2 сум 33 тиен (торакның бер квадрат метрына билгеләнгән хак), лифт кулланган өчен - 3 сум 33 тиен (шулай ук торакның бер квадрат метрына билгеләнгән хак) түләргә кирәк булачак.

Арендага алып торучылар аренда хакын 2017 елның 1 июленнән башлап торак йортның базар бәясенә карап түлиячәк. Әлфия Романова сүзләренә караганда, Чаллыда хөкүмәт йортларын арендага алып яшәүчеләр әллә ни күп түгел. Нибары 3 процентны гына тәшкил итә. Ә торак түләүләре квадрат метры 5 сум 38 тиеннән 5 сум 95 тиенгә күтәрелә.

Фатир өчен түләүләр артуга шәһәр халкы ничек карый?

Сания Хәйруллина, 59 яшь:

- Пенсияләрне бераз арттыралар да, шуның артыннан ук азык-төлек хакын, фатир түләүләрен күтәреп куялар. һәр ел саен шулай. Зарландың ни дә, зарланмадың ни. Аннан гына берни үзгәрми.

Диләрә Җиһаншина, 38 яшь:

- Инфляция белән авызны каплыйлар инде безнең. Бөтен юнәлештә дә бәяләр күтәрелгәнне, торак бәяләре генә артмыйча калмас. Артса артыр инде, анысына гаҗәпләнмим дә. Кайбер идарә оешмалары үзләренә каера бит акчаны. Гомуми чыгымнар дип, йортка ремонт ясау өчен дип... Менә шундыйлары ачуны китерә...

Шамил Авзалов, 64 яшь:

- Мин 40 ел шофер булып эшләдем. Бүгенге көндә 13 мең пенсия алам. Менә шул акчадан мин яшәргә, фатирга түләргә тиеш. Торак өчен 6 мең китсә, ашарга 7 мең кала. Шуннан уйлап карагыз пенсионерларның ничек яшәгәнен.

Бәяләрнең артуына бер кеше дә сөенми, билгеле. Халык зарлана. Аларны аңларга була. Керем артмаган килеш чыгым арту һәркемнең эчен пошыра, шуңа канәгатьсезлек белдерәләр.

Шулай да инфляция күләме белән исәпләгәндә, ут, су, җылылык өчен бәяләр әллә ни артмаган дип нәтиҗә ясарга була. Капиталь ремонтныкы гына 17 процентка артуы тискәре хисләр уята. Инфляция күләме белән чагыштырганда икеләтә-өчләтә күбрәктер сыман. Тик монда да бер детальне искә алу зарур. Аның бәясе 2010 елдан бирле үзгәрмәгән. Шуңа кинәт арткан кебек тәэсир дә барлыкка килә.

Ничек кенә булмасын, халык фикеренә шулай ук колак салу комачау итми. Бәяләрне шуннан чыгып та билгеләү дөрестер шәт.

Фоат Шамилев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев