Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ТӘМӘКЕЧЕ ГОМЕРЕН ҺӘЛАКӘТКӘ ҖИТКЕРҮЧЕ...

Тәмәке көйрәтүдән ел саен ярты миллионга якын русияле һәлак була. Бүген миллионлаган кеше яман гадәттән котылырга теләп, тәмәкедән баш тартырга тырыша. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасыннан алынган мәгълүматлар буенча, XX гасырда өзлексез тәмәке көйрәтүдән 100 миллион кеше һәлак булган. Тәмәке көйрәтүчеләр гадәттә инфаркт, инсульт, үпкә рагы һәм башка авырулар белән еш...

Тәмәке көйрәтүдән ел саен ярты миллионга якын русияле һәлак була.

Бүген миллионлаган кеше яман гадәттән котылырга теләп, тәмәкедән баш тартырга тырыша. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасыннан алынган мәгълүматлар буенча, XX гасырда өзлексез тәмәке көйрәтүдән 100 миллион кеше һәлак булган.

Тәмәке көйрәтүчеләр гадәттә инфаркт, инсульт, үпкә рагы һәм башка авырулар белән еш авырыйлар.

Русиядә 43,9 миллион өлкән кеше тәмәке тарта, шуның 60,2 проценты - ир-атлар, 21,7 проценты хатын-кызлар өлешенә туры килә.

Уртача алганда, бер кеше көненә 17 тәмәке көйрәтергә мөмкин. Тәмәке көйрәтүгә бәйле авырулардан ел саен 350-500 мең кеше вакытсыз һәлак була икән.

Гражданнарның 35 проценты тәмәке төтене тәэсиренә һәм аның составын тәшкил иткән агулы матдәләрне суларга - эштә, 90,5 проценты бар-рестораннарда дучар булырга мәҗбүрләр.

Бүген XXI гасырда яшәсәк тә, никотинга каршы көрәш дәвам итә, чөнки тәмәке тартуга каршы көрәш проблемасы юкка чыкмады әле.

Соңгы берничә ел эчендә Русиядә тәмәке тартучы хатын-кызлар санының ике тапкырга артуы да борчуга сала.

Тәмәке тартучы кешенең үпкә, тел, аскы ирен, бугаз, үңәч, ашказаны рагы белән авыру куркынычы тәмәке тартмаучы кешенекенә караганда 20 тапкырга югары. Тәмәке көйрәтүдән кан тамырлары кысыла, нәтиҗәдә, йөрәктә ишемия авыруы барлыкка килә. Өзлексез тәмәке көйрәтү шулай ук мидәге вак учаклы инфарктка яисә кан йөгерүгә бәйле инсультка китерергә мөмкин.
Әгәр дә хатын-кыз йөкле вакытта тәмәке көйрәтсә, тәмәке төтененең 4800гә якын агулы кушылмасы (никотин, радиоактив элементлар һ.б.) ана карынындагы яралгыга тәэсир итә. Тәмәке көйрәтүче гүзәл затлар бала тудыру процессында үзләренең һәм сабыйлары гомерләрен җитди куркыныч астына куялар. Күп кан югалту, плацентаның вакытсыз кубуы тәмәке көйрәтүче хатын-кызларда 25 процентка ешрак күзәтелә.

Тәмәке төтенендә 4 меңгә якын химик кушылма бар, шуның 70е рак авыруын барлыкка китерә.

Бөтен дөнья буенча кешеләр көненә 15 миллиард тәмәке тарта икән, бу исә 750 миллион кап тәмәке, тау кадәр тәмәке төпчеге һәм башка чүп-чар дигәнне аңлата.

Гомумән алганда, тәмәке тарту кебек яман гадәт кеше гомерен 10-12 елга кадәр кыскарта!

Рөстәм НУГАЕВ,

нарколог-психиатр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X