Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Тогай чүплеге чистарачак

    Яр Чаллы чүплекләр территорияләрен культивацияләү буенча федераль программага кертелде. Тогай чүплеген санитар чистарту буенча 2013 елда туктатылган культивацияләү программасын тормышка ашыруга Россия Федерациясе бюджеты 168 млн сум акча бүлеп бирәчәк. Алынган финанс чаралары тулысынча әлеге чүплек территориясен тәртипкә кертүгә һәм әйләнә-тирә мохитның экологиясен чистартуга сарыф ителер дип планлаштырыла. Шәһәр башкарма...

    Яр Чаллы чүплекләр территорияләрен культивацияләү буенча федераль программага кертелде.

    Тогай чүплеген санитар чистарту буенча 2013 елда туктатылган культивацияләү программасын тормышка ашыруга Россия Федерациясе бюджеты 168 млн сум акча бүлеп бирәчәк.

    Алынган финанс чаралары тулысынча әлеге чүплек территориясен тәртипкә кертүгә һәм әйләнә-тирә мохитның экологиясен чистартуга сарыф ителер дип планлаштырыла. Шәһәр башкарма комитетында бу нисбәттән проект документлары инде әзерләнде. Бүген алар экспертиза уза.

    Ниһаять, шәһәр һәм якын-тирә авыллар халкын дистә еллар дәвамында борчыган проблема хәл ителер дигән өмет бар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: