Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Толерантлык дәресе

16 ноябрь - Халыкара толерантлык көнендә Россиянең барлык мәктәпләрендә толерантлык дәресе уздырыла. Бу хакта милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык матбугат хезмәте хәбәр итә. Дәресләр Толерантлык үзәге тарафыннан әзерләнгән 3 программа нигезендә үткәрелә: 1-4нче, 5-8нче һәм 9-11нче сыйныфлар өчен. Аерым алганда, укучылар "тынычлык" сүзен 86 телдә, шулай ук үз исемнәрен фарсыча...

16 ноябрь - Халыкара толерантлык көнендә Россиянең барлык мәктәпләрендә толерантлык дәресе уздырыла.

Бу хакта милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык матбугат хезмәте хәбәр итә. Дәресләр Толерантлык үзәге тарафыннан әзерләнгән 3 программа нигезендә үткәрелә: 1-4нче, 5-8нче һәм 9-11нче сыйныфлар өчен.

Аерым алганда, укучылар "тынычлык" сүзен 86 телдә, шулай ук үз исемнәрен фарсыча язарга, татар, яһүд, дагыстан, удмурт, башкорт һ.б. халыкларның мәкальләрен рус телендә өйрәнәчәк. Аларга дөнья халыкларының бай мәдәни мирасы, төрле халыкларның, мәдәниятләрнең төп кыйммәтләр һәм дөньяга караш системалары белән танышу мөмкинлеге булдырыла. Чараны милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык һәм Мәскәү яһүд музее карамагындагы толерантлык үзәге оештыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев