Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

Яңалыклар тасмасы

Торак-коммуналь түләүләрдә - яңа хезмәт

2016 елдан фатир өчен түләүләр кәгазендә тагын бер хезмәт язылачак: ул - каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару. Шулай булуга карамастан, РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коммуналь хезмәтләр өчен исәп-фактурасындагы гомуми сумма артмаячак дип ышандыра. Чөнки әлеге хезмәт өчен фатир хуҗалары һәрвакыт түләп килде, бары тик ул "торак бинаны...

2016 елдан фатир өчен түләүләр кәгазендә тагын бер хезмәт язылачак: ул - каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару. Шулай булуга карамастан, РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коммуналь хезмәтләр өчен исәп-фактурасындагы гомуми сумма артмаячак дип ышандыра. Чөнки әлеге хезмәт өчен фатир хуҗалары һәрвакыт түләп килде, бары тик ул "торак бинаны карап тоту һәм ремонтлау" түләүләренә кергән иде. 2016 елдан исә аны торак хезмәтеннән коммуналь хезмәткә күчерәләр, шуңа күрә аерым язып күрсәтү таләп ителә. 2016 елдан Россиядә каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм юк итү эшчәнлеге төбәкләр карамагына тапшырыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев