Торбалар яңартыла
"Челныводоканал" җәмгыяте тиздән шәһәрнең төп канализация коллекторын төзекләндерүгә керешә.
Эшләр 58, 59 һәм 60нчы комплексларда һәм ЗЯБ бистәсенең Жуков урамында алып барыла. Шәһәрнең төп канализация коллекторы 40 елдан артык хезмәт күрсәтә. Аның гомуми озынлыгы 18 км. Ремонт эшләре торак районнар җирлегендә башкарылу сәбәпле, "Челныводоканал" шәһәрдәшләргә эш барган урыннарда сак булырга киңәш итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев