Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Төркиягә – машинада... Сөйләп туймаслык сәяхәт (+фотолар)

«Бу юлдан барганда куркыныч та, рәхәт тә. Бер якта иксез-чиксез упкын, икенче якта 5 километр «буйлы» горур пәһлеваннар – Казбек таулары», - ди Госмановлар.

Чаллы – Төркия арасын ерак микән барасы? Билгеле, самолетка утырып җилдерсәң әлләни түгел-түгелен. Күп дигәндә 4-5 сәгатьтән инде син Урта диңгез дулкыннарын кочып, пальмалар серләшкәнен тыңлап ята аласың. Ә менә машина белән юл тотсаң... «Ничек инде машина белән? Алай да буламыни?» - диярсез күпләрегез. Була икән шул. Моны бүгенге язмам герое, 52нче мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Илдар Госманов үз мисалында раслады. Июнь-июль айларында ул гаиләсе белән Төрек җирләрен аркылыга-буйга йөреп, бер баруда өч диңгездә коенып, эх та итми, урап-әйләнеп кайтты. Чиктән ашкан хист-тойгыларын, кичерешләрен шәһәрдәшебез безнең белән дә уртаклашты. 

– Илдар, күпләр шаккатарлык гамәл кылгансыз. Төркия кадәр Төркиягә руль артында чыгып кит әле син? Ничек шулай ерак юлга барырга җөрьәт иттегез? 

– Бу инде безнең беренче генә чирканчыгыбыз түгел. Шактый гына тәҗрибә туплап, остарып-шомарып чыктык без бу сәяхәткә. Моңа кадәр җәйләрен Краснодар өлкәсенә, Кырым якларына гел шулай үз машинабызда йөрдек. Сочи, Туапсе, Геленджик, Новороссийск, Анапа, Витязево, Феодосия, Ялта, Севостополь, Евпаторияләр – кыскасы, Кара диңгез буенда без булмаган шәһәр калмагандыр. Быел инде менә, ниһаять, Россия чиген үтеп, үзебезне дә күрсәтеп, башкаларны да карап кайтырга карар кылдык (көлә). 

– Әле, өстәвенә, балаларыгызны алырга да батырчылык иткәнсез.

– Әйе, кызларыбыз һәрвакыт безнең белән. Дүрт ел элек шулай ерак юлларга ала башлаган идек. Хәзер инде берсенә – 8, икенчесенә 10 яшь тулды. Туган көннәрен дә гел диңгез буенда үткәрәбез. Бер генә дә зарланганнары юк, юл буе уйнап, көлешеп баралар. Әниләре Ләйсән безнең төп штурман. Сәяхәткә чыкканчы ул интернеттан барлык маршрутларны карап, өйрәнеп куя. Иң кулай юлларны сайлап смартфонга көйли. Дөнья хәлен белеп булмый дип, кәгазьгә дә чыгарып ала. Аннары инде шуларны эшкә җигеп, юл билгеләрен, көзгеләрне карап, гел миңа ярдәм итеп бара.

– Картага күз салсак, Чаллыдан Төркиягә машина юлы буйлап 3200 километр барасы. Билгеле инде, бу кадәр араны тукталышларсыз гына үтеп булмый.

– Әлбәттә. Безнең беренче тукталышыбыз Волгоградта Камышин шәһәрендә булды. Анда күптәнге дустыбыз яши. Ул һәрчак безне үз кунакханәсендә бушка ял иттереп, сыйлап җибәрә. Аның белән Краснодар якларына сәяхәткә йөргәндә танышкан идек. Ул гаиләбезне һәм, гомумән, безнең милләт вәкилләрен бик хөрмәт итә. Үзе исә езиды дигән халыктан. Илебезнең берничә төбәгендә аларның җәмгыятьләре дә бар икән. Әйтергә кирәк, алар бик кунакчыл кешеләр. Анда төн кунганнан соң без Элиста шәһәре аша Владикавказга юл тоттык. Биредә безне ягулык салу станцияләрендәге бәяләр бераз шаккатырды. Үзебезгә караганда бензинның литры 7 сумга кыйммәтрәк булып чыкты. Әнә шундый «сюрпризы» белән истә калды элеккеге Орджоникидзе каласы. Монда таң аттыргач, 40 минут ераклыкта гына урнашкан Верхний Ларс авыл җирлегенә кузгалдык. Күпләргә мәгълүм булганча, биредә урнашкан КППны үтеп бераз барганнан соң Грузия җирләре башлана. 

– Илдар, яшерен-батырын түгел, контроль-тикшерү пунктларын үткәндә ярты чәчебез агарды дип әйтүчеләр дә очрый. Сез дә авырлыкларга юлыкмадыгызмы?

– Төн кунган отельнең хуҗасы сөйләвенчә, элек биредә 30 километрга сузылган зур чиратлар булган. Быел, Россия белән Грузия арасында һава маршрутлары кабат җайга салынгач, проблема хәл ителгән. Күрәсең, күпләр самолетка күчкән. Шулай да ил чиген үтү әле дә шактый вакыт сорый. Безгә шәхсән каршы якка чыгу өчен сәгать ярым кирәк булды. Тикшерү барышында транспорт чарасының багажнигын, салонын күз уңыннан үткәрәләр, машина документларын, чит ил паспортларын карыйлар. Әлеге чараларны үтеп беткәч, өч километрга сузылган нейтраль зонага эләгәсең. Аның дәвамында өч зур тоннельне кичәргә кирәк. Ялга баручыларны алдан ук кисәтеп куясым килә – биредә юллар каралмаган. Урыны белән чокыр-чакырлар, ярыклар очрый. Өстәвенә, тоннель эче тар, караңгы, фаралар яктылыгында гына барасың. Шуңа да бик игътибарлы булу сорала. Үзебез дә бу урыннарны курка-курка гына чыктык.

– Аңлавымча, бу араны узгач Грузия җирләренә керәсең.

– Керәсең дип әйтүе генә җиңел. Биредә кабат югарыда телгә алган тикшерү чараларын үтәргә кирәк. Аңа кадәр әле янә чират көтәсе. Аның күпме вакытка сузыласын берәү дә төгәл генә әйтә алмый. «Яңгырлар явып, тау убылса, машина хәрәкәтен җайга салганчы тәүлек буе көтәргә кирәк», – дип сөйләүчеләр дә булды. Бу хакта Телеграмдагы «Верхний Ларс» дигән махсус төркемдә хәбәр итеп торалар. Бәхеткә, без мондый күңелсезлекләргә юлыкмадык, ике сәгать ярым дигәндә таулар иленә аяк бастык. Чикне үтү белән машина йөртүчеләрне тагын бер «сюрприз» көтә. Биредә безнең страховка белешмәсе вакытлыча гамәлдән чыгарыла. Шул сәбәпле аны янәшәдә генә урнашкан махсус будкаларда яңадан ясатырга кирәк була. Безнең акчага күчергәндә, ике атнага иминиятләштерү бәясе – 1500 сумга, бер айга – 2 мең сумга төшә. Билгеле, бу документны чиктән ерак түгел шәһәрчекләрдә дә ясатырга мөмкин. Тик таулы юллардан барганда ни булмас дип, без инде алдан ук чарасын күреп куярга булдык. 

– Сорарга да икеләнәм, хәвеф-хәтәрләргә юлыкмадыгызмы соң? Интернетта: «Әлеге трассаны үткәндә тез буыннарына кадәр калтырый», – дип язалар.

– Дөрестән дә, борма-борма юллар аша биек таулардан барасың биредә. Халык телендә «серпантин» дип йөртәләр инде мондый урыннарны. Бер менәсең, бер төшәсең. 30 километр буе шулай хәрәкәт итәсең. Юлларның торышы да мактанырлык түгел, каралмаган. Урыны-урыны белән койма-киртәләр дә юк, машина белән игътибарсыз идарә итсәң, текә ярдан мәтәлеп төшеп китүең дә бар. Чик буенда нәкъ менә шундый фаҗигагә юлыккан транспорт чараларыннан музей да ясап куйганнар хәтта. Кыскасы, бу юлдан барганда куркыныч та, әйтеп-аңлатып бирә алмаслык ләззәтле кичерешләр дә биләп ала. Бер якта иксез-чиксез упкын, икенче якта 5 километр «буйлы» горур пәһлеваннар – Казбек таулары. Күз алдыңдагы манзарадан башлар әйләнә. Әнә шулай хис-тойгыларга бирелеп, Грузиянең башкаласына да килеп җитәсең. Чик сызыгыннан Тбилисига кадәр якынча 200 километр ара үтәсе. 

– Илдар, авылдан башкалага килгәч тә әле шәһәр эчендәге транспорт агымыннан югалып каласың. Ияләшкәнче кая, ничек барырга белми аптырап торасың. Ә бу бит бөтенләй башка ил, адашып йөрмәдеңме?

– Әйе, Тбилиси – 10 районга бүленгән, 1 млн 200 мең халкы булган зур кала. Машиналар хәрәкәте дә бик көчле. Тик шулай да биредә бездәге кебек үк юл билгеләре, күрстәкечләр куелган. Алар ярдәмендә ориентлашу авыр түгел. Монда без бер генә көнгә кунакханәдә тукталыш ясап, шәһәрнең иске өлешен карап чыктык. Ирек мәйданын, Нарикала ныгытмасын, Пушкин булырга яраткан данлыклы күкерт мунчаларын карадык. Бик кызыклы урыннар. Аннары инде Батумига юл тоттык. Бүгенге көндә ике арада заманча, берничә полосалы автобан төзеп киләләр. Аны файдалануга тапшыргач, биредә хәрәкәт тагы да җайланыр һәм тизләшер дип уйлыйм. Әлегә исә таулар аша тар юллардан үтәргә кирәк. Батумида без шәһәрнең йөзек кашы булган, яр буендагы Али һәм Нино скульптураларын күреп таң калдык. Бер-берсенә каршы хәрәкәт итүче 7 метрлы әлеге сыннарга хозурланырга бирегә ел саен меңәрләгән турист килә икән. Әйтеп бетергесез гаҗәеп матур күренеш. 

– Картага күз салсак, Батумидан Төркиягә инде кул сузымы гына?

– Әйе, ил чигенә нибары 5 км барасы. Ул Сарпи дигән җирлектә урнашкан. Биредә төрекләр машинабызны энә күзеннән үткәрделәр. Келәм асларына кадәр карадылар. Сумкаларны, аптечкаларны да җентекләп тикшерделәр. Сыекчаларны, савытларны да ачып иснәделәр. Әнә шулай ике сәгатьтән артык вакыт үтте. Әле биредә машинага янә страховка ясатырга кирәк булды. Моның өчен тагын 7 мең сум акча түләдек. Сер итеп кенә әйтәм, бу документны Грузия җирлегендә алдан ук ясатып та була, диделәр. Өстәвенә, әле анда очсызрак та, ди. Менә шундый лайфхак миннән «Шәһри Чаллы» укучыларына (көлә). 

– Һәм менә, ниһаять, ике тәүлек ярым үткәч, сез Төркиягә дә аяк бастыгыз. Ничек каршы алды сезне хыялыгыз шәһәре?

– Чикне чыгып 150 километрлап үткәч тә без Трабзон дигән калада бер кунакханәгә тукталдык. Аның хуҗасы безнең Татарстаннан икәнебезне белгәч бөтенләй эреп китте. Безнең белән смартфондагы кушымта аша аралаша башлады. Ул безгә республикабызның данлыклы «Рубин» футбол командасын, милләттәше Гёкдениз Карадениз уеннарын күзәтеп баруын сөйләде. Баксаң, уенчы тумышы белән нәкъ менә әлеге шәһәрдән икән. Әнә шулай бергәләп шактый гына сөйләшеп утырдык. Татарстан әләмен тотып фотога да төштек. Ул безгә түбән генә бәядән бик зур бүлмә бирде. Иртән торуыбызга исә: «Миннән татарларга бүләк», – дип зур гына табын да корды. Менә шулай бик кунакчыл итеп, күптәнге дуслары кебек каршы алдылар безне биредә. Һәм, гомумән, сәяхәтебез дәвамында безгә адым саен диярлек шундый игелекле кешеләр очрап торды. Мерсин каласында исә без хәтта үз милләттәшләребез белән дә таныштык. Себер, Кыргызстан, Казахстан, Кырым, Финляндия, Америка татарларын очраттык. Танышып кына калмадык, үзләрендә кунакта да булдык, яшәп тә алдык хәтта. Алар безне милли ашларыбыз белән дә сыйладылар, очрашулар, җырлы кичәләр дә үткәрделәр. Диңгез буйларында да бергәләп ял иттек.

– Алар белән сез ничек элемтәгә кердегез, интернет аша эзләп таптыгызмы?

– Юк, шунда ук диңгез буенда ял иткәндә генә очраттык. Машинага сәяхәткә чыкканчы «Татарин» дигән язу ябыштырып куйган идем. Башымда да «АК БАРС» хоккей клубы кепкасы иде. Әнә шул махсус билгеләр аша танып (көлә), үзләре эндәшүчеләр бик күп булды безгә. 

– Торак мәсьәләсен ничек хәл иттегез?

– Танылган белдерүләр сайты аша табып, фатир да арендалап тордык, туристлар яшәгән отельләрдә дә булдык. Беренче очракта, мисал өчен ун көнгә 13 мең сум түләгән булсак, Сиде, Кемер, Анталия кунакханәләрендә бер көн өчен (иртәнге аш та кергән) – 3 мең сум калдырдык. Аннары инде яр буйларында палаткалар корып, шашлыклар пешереп вакыт үткәргән чаклар да булды. Шунысы гаҗәп, беркем дә безнең янга килеп шелтәләп, орышып йөрмәде. Инспекторлар да бу чит ил номерлы машина хуҗалары дип, бер тапкыр да туктатып тикшермәде. Әлеге теманы кузгаткач шунысын да телгә алып үтәсем килә – биредә транспорт чаралары бик тиз хәрәкәт итә. Юлда 50 билгесе куелса да, җирле халык 100 белән чаба. Җәяүлеләр юлында да бик сирәк кенә туктыйлар. Транспорт хәрәкәтенә комачауламаска, үзебез дә шул тизлек режимын саклап йөрергә мәҗбүр булдык. 

– Илдар, биредә бензин бәяләре бик «тешләшә» диләр. Бу хактан да шулаймы? 

– Әйе, машина ягулыгы хактан да бермә-бер кыйммәт. Һәм аңа бәя гел үзгәреп тора. Мисал өчен, без ял иткән чакта 95ленең литрлы 88 сум тирәсе торса, хәзер инде ул 150 сумга кадәр күтәрелде. Бәяләр йөгәнсез булса да, биредә АЗСлар үзләренең уңайлыгы белән сокландырды. Аларның һәркайсында ял итеп кенә түгел, ә юынып алу өчен дә шартлар тудырылган. Безнең аларга кереп хәтта теш чистартып чыккан чаклар да булды. Бу гына да түгел, әгәр дә син шушы ягулык салу станцияләрендәге кафеларда тукланасың икән, чыгуыңа машинаңны бушка ялт иттереп юып та куялар. Туклану дигәннән, дүрт кешелек гаиләң белән кичке аш ашау биредә якынча 3 мең сумга төшә. Без инде фатир арендалап торганда кибеттән сатып алып үзебез дә төрле ризыклар әзерләдек. Базарларга йөреп, туйганчы очсызлы җиләк-җимеш белән дә сыйландык. Менә шулай белән айдан артык курорт шәһәрләрдә ял иттек. Бары тик Мармарис һәм Фәтхия калаларында гына булырга җай тапмадык. Күргән-белгәннәрдән чыгып нәтиҗә ясасак, Алания районы яшәү өчен иң кулай җирлек булып чыкты. Ыгы-зыгы да юк, кибеттә бәяләр дә кулай. Бу шәһәр тагын бер ягы белән сокландырды – биредә тау башында ял итүчеләр өчен махсус урыннар да булдырылган. Анда ризык пешерү өчен мичләргә кадәр ясаганнар, янында ук кул юу урыннары да бар. Һәм боларның барысы да бушка. Менә шундый сервис, җәмәгать. Әйтергә кирәк, төрекләр үзләре дә яр буйларында ял итәргә ярата. Җомга көн җитүгә алар автодомнарда дисеңме, палаткалардамы диңгез буена килеп, икешәр тәүлек кунып ята.

– Илдар, Төркиягә килеп, дөньяның берьюлы Европа һәм Азия континентларында урнашкан бердәнбер шәһәре – Стамбулны да күрми китмәгәнсездер?

– Әлбәттә. Стамбул безне иң элек дөньякүләм танылган 1500 метр озынлыктагы иң зур күпере белән шаккаттырды. Ул Кара һәм Мәрмәр диңгезләрне тоташтырган Босфор бугазы аша салынган. Төрек сериалларын карарга яратучылар бик яхшы күзаллыйдыр инде аны (көлә). Биредә һәр яклап 5әр полосалы юл үтә. Аннан машиналар сәгатенә 110 км тизлек белән чабалар. Каушап, куркып калырга һич кенә дә ярамый. Әнә шул мәһабәт корылманы имин генә үтеп, без лаләләр каласына килеп урнаштык. Биредә дә без үз җаебыз белән төрле экскурсияләрдә булдык. Византиянең алтын чоры символы булып хезмәт иткән Айя-Софья мәчетен карадык. Аның каршысында гына Солтанәхмәт мәчете (Зәңгәр мәчет) урнашкан. Ул да бездә якты хатирәләр калдырды. Монда намаз укырга килүчеләр өчен дә, туристларга да уңайлыклар булдырылган. 400 ел дәвамында Госманлы солтаннары резиденциясе булып хезмәт иткән Топкапы сараена да хозурландык. Нибары 80 сумга гына елга трамвайларына утырып шәһәрнең Европа өлешеннән Азия ягына да сәяхәт кылдык. Экскурсия итеп сатып алсаң, ул 4 кешелек гаиләгә 15 мең сумга төшә икән. Автобусларда йөрү бәясе дә кесәгә артык сукмый. Бер якка 1 кешегә бары 40 сум түлисе. Кунакханәдә бер төн куну бар гаилә өчен 3 мең сумга төште.

– Илдар, акча хакында сүз киткәч, алга китеп булса да әлеге ялыгыз барлыгы ничә сумга төшүен дә әйт инде.

– 40 көнлек сәяхәтебез өчен без, барлык чыгымнарны да исәпкә алып, 230 мең сум акча тоттык. Шул ук вакытта танышларыбыз 7 көнлек «все включено» турлары өчен 4 кешелек гаиләләренә 400 мең сум акча сарыф итте. Күргәнегезчә, безнең ярты акчабыз янга калган булып чыкты. Әле бит без гади туристлар күзеннән яшеренгән күпме гаҗәеп урыннарда булдык, яңа кешеләр белән таныштык. Алар безне хәзер кайчан барсак та якты йөз, тулы табын белән каршы алырга әзер. Һәм, гомумән, турпакет кысаларында гына ял итеп гомергә дә мондый хис-кичерешләр белән кайта алмыйсың.

– Кайту дигәннән, кире якка юл хакында да сөйләп үт инде.

– Кайтканда Стамбулдан өч юл аша китеп була. Берсе аның Кара диңгез яры буйлап үтсә, калган икесе уртаданрак Самсун шәһәре аша. Аны узгач инде кабат Трабзон каласына юл тотасың. Шөкер, бу юнәлештә юллар яхшы, төзек. Бер генә чокыр-чакырлы урыннар да юк. Төркиянең чиген 1 сәгать дигәндә чыктык без. Кире юлда нишләптер артык тикшереп тормадылар, бары документларны гына карадылар. Грузия чигендә дә бары багажникны ачып карадылар. Алкогольле эчемлекләр, тәмәке бармы дип кызыксындылар да, юк икәнлегенә инангач, документларны карап үткәреп җибәрделәр. Соңыннан билгеле булганча, тәмәкене бер ел эчендә ике тапкыр икешәр блок кына алып чыгарга рөхсәт ителә икән. Без исә андый әйберләр белән мавыкмыйбыз. Илебез территориясенә кергәндә дә алай авырлыкларга юлыкмадык. Менә шулай барлыгы 12 мең км ара үтеп, исән-имин әйләнеп кайттык. 

– Илдар, сезнең маршрутны кабатларга теләүчеләргә нинди киңәшләр бирер идегез?

– Мондый ерак юлга чыкканчы, әлбәттә, машинаңны автосервиста яхшылап тикшертергә кирәк. Капот эчен дә, электроника системасын да, машина астын да, тәгәрмәчләрен дә күрсәтү мөһим. Шәхсән үзем әле өр-яңа шиннар да алып куям. Алар мине яңгырлы юлларда берничә тапкыр бәладән дә саклап калды инде. Машинаның яңамы, искеме булы артык мөһим түгел дияр идем. Без, мисал өчен, 2008 елгы Шевроле Лачеттида урап кайттык. Әлбәттә инде, саклык өчен үзең белән машина мае, фильтр, антифриз сыекчасы да алырга киңәш итәр идем. Моннан тыш, зур савыт белән су, бозылмый торган азык-төлек, дарулар да алырга кирәк. 

– Илдар, шундый кызыклы сәяхәткә «алып барып кайтканың» өчен зур рәхмәт сиңа. Киләчәктә дә үзегезгә бары хәерле юлларда гына йөрергә язсын.

Илшат Солтанов сөйләште
Фотолар Госмановларның гаилә архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

8

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җәйге ял