Шəhри Чаллы

Тормыш юлы күпләргә үрнәк

Шәһәребездә 90 яшен тутырган сугыш һәм хезмәт ветераннарын хөрмәтләү матур традициягә әйләнде. Киләчәк буыннарга фидакарь хезмәт, матур тормыш үрнәге күрсәткән өлкәннәрне Россия Президенты Владимир Путин исеменнән туган көннәре белән шәһәр җитәкчеләре котлый. Бу атнада мондый хөрмәткә Комсомол районының Рябинушка бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гышкыя Хафизова лаек булды. Аны...

Шәһәребездә 90 яшен тутырган сугыш һәм хезмәт ветераннарын хөрмәтләү матур традициягә әйләнде.

Киләчәк буыннарга фидакарь хезмәт, матур тормыш үрнәге күрсәткән өлкәннәрне Россия Президенты Владимир Путин исеменнән туган көннәре белән шәһәр җитәкчеләре котлый. Бу атнада мондый хөрмәткә Комсомол районының Рябинушка бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гышкыя Хафизова лаек булды.

Аны гомеренең күркәм бәйрәме белән котларга Комсомол районы башлыгы Владислав Гаврилов килде. Ул Россия Президенты һәм шәһәр хакиме исеменнән Гышкыя Әсәдулла кызына бүләкләр тапшырды, изге теләкләрен җиткерде. Шәһәр Советы депутаты Александр Щербина катыргы-кәгазь комбинаты коллективы исеменнән җылы сүзләр әйтте. Юбиляр исә җитәкчеләргә рәхмәт белдереп, үзенең тормыш юлы белән таныштырды.

Чыннан да, Гышкыя әби күпләргә үрнәк булырлык гомер юлы үткән. Әлмәт районының Яңа Кәшер авылында туып-үскән кыз кечкенәдән хезмәт яраткан. Укырга, белем алырга омтылса да, тормыш авырлыгы аркасында урта мәктәпнең 4 сыйныфын гына бетергән ул. Әтисе үлгәндә аңа 16 яшь була. Шулай итеп, сукыр әнисен, туганнарын тәрбияләү, тормышны алып бару аңа кала.

Гышкыя хезмәт юлын колхозда башлап җибәрә. Аннары аны Васильевога ФЗӨ курсларына җибәрәләр. 1941 елда кыз пыяла җитештерү заводында эшли башлый. Аны коллективта яраталар, хөрмәт итәләр. Тик гаиләсенә ярдәм кирәк булгач, ул туган авылына кайтып китәргә мәҗбүр була.

1942-53 елларда ул артельдә чабата үрүче булып эшли. Бу аяк киеме сугыш чоры балаларына яхшы таныш. "Кышкы салкыннарда, язгы ташкыннарда чабата белән йөрү үзенекен итте. Хәзер аяклар авырта. Чабата үрү безне ачлыктан саклап калды", - ди Гышкыя апа. Хезмәтне, кешеләрне яратучы кыз авылдашларына да хуҗалык эшләрен алып барырга, әниләргә бала тәрбияләргә булыша. 1953 елда үзенә тиң яр табып, гаилә кора. Ире Мирза аны Чаллыга алып китә. Гышкия апа кибеттә азык-төлек товарлары бүлегендә эшләп, лаеклы ялга чыга. Ул "1941-1945 елларда намуслы хезмәте өчен" һәм башка медальләр белән бүләкләнә.

Гышкыя Әсәдулла кызының гаиләсе дә күпләргә үрнәк булырлык. Ире Мирза белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Уллары Закир Тукай районында яши. Ул үз эшен ачып җибәргән. Кызлары Фәния дә тырыш, иманлы. Унынчы дистәне вакласа да, Гышкыя апа ислам дине кануннары буенча яши: ел саен ураза тота, биш вакыт намазын калдырмый. Фәния дә, әнисеннән үрнәк алып, ислам динен хөрмәт итә. "Әни өлкән яшьтә булгач, аның белән бергә яшим. Аллага шөкер, ирем бер сүз дә әйтми. Әнием белән бергә ураза тотабыз. Ул тәмле итеп коймаклар пешерә, аш-су бүлмәсендә дә, йорт эшләрендә дә төп киңәшчем. Берүк сау-сәламәт булсын. Аллаһы Тәгалә барыбызга да бәрәкәтле гомер бирсен", - ди Фәния ханым.

Олы яшьтә булуына карамастан, Гышкыя апа кызының оныкларын тәрбияләүгә дә үзеннән өлеш кертергә тырыша. Камилә белән Кәрим дә карт әбиләрен яраталар, аның белән татарча гына сөйләшәләр. Күзләре начар күрсә дә, Гышкыя апа "Шәһри Чаллы", "Татарстан яшьләре" газеталарын көтеп алып, яратып укый. "Күзләр авыртса да, газета укырга Алла ярдәм бирә. Аеруча кешеләр, артистлар турындагы мәкаләләрне яратып укыйм", - ди Гышкыя әби.

Яшь вакыттагы тормыш авырлыклары сәламәтлеген какшатса да, язмам герое тормыштан ямь табып яши. Коръән ашларына, дини бәйрәмнәргә барырга тырыша. "Аллага шөкер, Фәниям машинасына утыртып йөртә. Аллаһы Тәгалә аңа әҗерен бирсен. Балалар тәүфыйклы, иманлы булып үссеннәр. Сугыш газапларын күрмичә, имин илдә яшәргә насыйп булсын. Авырлыклары күп булса да, тормыш юлымда игелекле кешеләр күп очрады. Аларның ярдәме белән һәрвакыт алга бардым, төшенкелеккә бирелмәдем. 1953 елда Чаллыга күчсәм дә, авылдашларым белән аралашып яшим. Аларны туганнарымдай якын күрәм. Коръән ашларында очрашабыз, сөйләшеп сүзләр бетми. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын, шәһәрдәшләргә илдән аерым кайгы бирмәсен", - ди ул.

Зөлфия ГАЛИМ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: