Тозлы күлдә батып үлгән
Соль-Илецкига ял итәргә барган 54 яшьлек Чаллы кешесе күлдә батып үлгән.
Рәсми булмаган чыганаклардан күренгәнчә ир кеше күлгә кергәнче исерткеч эчемлек кулланган булган. Аны туганнары яр буенда батканын белмичә көтеп торганнар. Соңыннан гына ярдәм чакырганнар. Тозлы күлдә батырга мөмкин дигән сүзләр дөреслеккә туры килми. Узган елларда да биредә батып үлеүчеләр шактый булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев