ТР Мәдәният министрлыгы грантын алу өчен балалар IT-хакатоны игълан ителде
Анда кемнәр катнаша ала?
Республика конкурсы «IT-хакатон - CULTURE OUTSIDE BORDERS» 2021 елда мәдәният өлкәсендә IT-проектларны гамәлгә ашыручы яшьләргә дәүләт ярдәме күрсәтү өчен каралган.
Хакатон балаларның мәгълүмати технологияләр өлкәсенә кызыксындыру уяту, аларда заманча цифрлы җитештерү күнекмәләрен, мобиль һәм веб-кушымталарны эшләү күнекмәләрен үстерү, укучылар тарафыннан IT технология юнәлеше буенча проект эшчәнлегендә иҗади потенциалны һәм белемнәрен тормышка ашыру өчен өстәмә һөнәри компетенцияләр алу максатыннан оештырыла.
Хакатонда 13-17 яшьлек Россия һәм чит ил гражданнарыннан торган 3-5 кешелек командалар катнаша ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев