Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле туган телләрне һәм әдәбиятны укытуның торышы белән таныштырачак

Фәннәр академиясендә туган телләрне һәм әдәбиятны заманча укытуга күзәтү ясалачак.

18 февральдә Татарстан Фәннәр академиясендә туган телләрне һәм әдәбиятны заманча укытуга күзәтү ясалачак.

«Татарстанда туган телләрне һәм әдәбиятны укытуның заманча белем бирү траекторияләре» темасына түгәрәк өстәл утырышында яңа буын укыту-методик комплекслары төзү буенча фикер алышу булачак.

Түгәрәк өстәлдә Татарстан, Мордовия, Чувашия, Марий Эл, Удмуртия республикаларының мәгариф өлкәсе өчен җаваплы дәүләт хезмәткәрләре, методистлары, галимнәре, туган тел һәм әдәбият укытучылары катнашуы көтелә.

«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, чарада ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова туган телләрне һәм әдәбиятны укытуның торышы белән таныштырачак.

Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының директор урынбасары Олег Хисамов институтның милли мәгариф өлкәсендәге проектлары белән таныштырачак. Филология фәннәре кандидаты Гөлназ Мөхәрләмова татар әдәбиятыннан заманча укыту-методик комплекслар төзү буенча кыенлыклар һәм аларны хәл итү мәсьәләсе турында сөйләячәк.

Түгәрәк өстәлгә «ZOOM» системасы аша тоташып, Казан шәһәре, Яшел Үзән, Әгерҗе, Бөгелмә, Кукмара һәм Буа районнары укытучылары үз фикерләрен җиткерер дип көтелә. 

Чыганак:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев