Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ТР Президенты «КАМАЗ-мастер» командасын «Дакар-2017»дә җиңүе белән котлады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры С.А.Когогин, «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе В.Г.Чагин һәм «КАМАЗ-мастер» командасы адресына «Дакар-2017» раллиенда чираттагы җиңүләре уңаеннан котлау телеграммасын юллады.

«Хөрмәтле Сергей Анатольевич! Хөрмәтле Владимир Геннадьевич! Хөрмәтле "КАМАЗ-мастер" командасы әгъзалары! Ихлас күңелдән "КАМАЗ-мастер" командасын "Дакар-2017" раллиенда искиткеч матур җиңүе белән котлыйм!

Камазлыларның җиңүләре традициягә әйләнде, әмма шулай да алар кыйммәтле һәм лаеклы. "Дакар" - бу һәрвакыт чын ярыш, анда уңыш чынлап та көчлегә елмая, осталыкта да, чыдамлыкта да һәм җиңүгә максатчан омтылышта да иң яхшы булганга гына.

Җиңүче экипаж әгъзаларына, тулаем командага, әзерлек барышында һәм ярышта "КАМАЗ-мастер"ның чираттагы искиткеч казанышына өлеш кертүдә намуслы һәм җайга салынган хезмәт, иң яхшы һөнәри һәм шәхси сыйфатлар өчен һәркемгә рәхмәт.

Алга табан да актив һәм нәтиҗәле эшчәнлек, тугры уңышлар, спортта һәм тормышта зур казанышлар телим", - диелә котлау телеграммасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев