Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ТР Президенты Төркия халкының кайгысын уртаклашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Истанбулдагы Ататөрк исемендәге халыкара аэропорттагы һөҗүм аркасында күп санлы кешенең һәлак булуына бәйле рәвештә, Төркия Республика Премьер-министры Бинали Йылдырым һәм Истанбул мэры Кадыйр Типбашның кайгысын уртаклашты. ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

«Татарстанлылар исеменнән, шәхсән үз исемемнән, Истанбул шәһәренең «Ататөрк» халыкара аэропортындагы һөҗүм аркасында бик күп кеше һәлак булуга бәйле рәвештә, Төркия халкының кайгысын уртаклашам, - диелә Рөстәм Миңнеханов исеменнән җибәрелгән телеграммада. - Бу коточкыч җинаятьнең рәхимсезлеге йөрәкләрне тетрәндерә, шундый җинаять кылганнар, һичшиксез, җәзасын алырга тиеш. Без Төркия халкы белән бергә бу авыр хәсрәт ачысын уртаклашабыз, гаепсез кешеләрнең һәлак булуына кайгырабыз, бу рәхимсез фаҗигадә зыян күргәннәрнең туганнарына һәм якыннарына кайгыларын уртаклашу сүзләрен тапшыруыгызны үтенәбез. Төркиянең барлык гражданнарына бу авыр көннәрдә күркәм сабырлык телибез».

Искәртәбез: моңарчы Россия Президенты Владимир Путин Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән телефоннан сөйләшкәндә, Истанбул аэропортындагы террористик акт аркасында күпләгән кешеләр һәлак булуга бәйле рәвештә, һәлак булганнар гаиләләренең кайгыларын уртаклашуын белдергән һәм зыян күргәннәрнең тизрәк савыгуларын теләгән иде.

Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали әфәнде Йылдырымга кайгы телеграммасын Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев та юллаган.

Искәртеп узабыз: кичә кич террорчылар Истанбулдагы Ататөрк исемендәге аэропортта шартлау оештырды. Соңгы мәгълүматлар буенча, корбаннар саны 41 кешегә җиткән. Алар арасында 10 чит ил гражданы һәм ике гражданлыклы 3 кеше. 239 кеше кеше яраланды, шул исәптән РФның 1 гражданины.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев