Традицион ярминкә дәвам итә
Яңалыклар тасмасы

Традицион ярминкә дәвам итә

2700 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән

Чаллыда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Ялларда ярминкә мәйданнарына 2700 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән, аның күләме 46 млн сумнан артык.

Ярминкәләр шәһәр халкын һәм кунакларын сыйфатлы, яңа продукция төрлелеге һәм муллыгы белән шатландырды. Ярминкә мәйданчыкларында Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов һәм Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары Тимур Сәйфуллин булдылар.

Киләсе ярминкә 31 октябрь көнне булачак.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев