Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Трамвайлар яңа юлдан йөрер

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев яңа трамвай юлы төзелеше белән танышты. Күчмә киңәшмәдә Рәис Беляев урамыннан Яр Чаллы проспекты буенча беренче трамвай 25 декабрьдә узачак дигән шатлыклы хәбәр дә яңгырады. Наил Мәһдиев әлеге төзелешнең әһәмиятен ассызыклап, берничә тәкъдим дә ясады. Аның беренчесе "Медицина шәһәрчеге" тукталышындагы җир асты кичүенә кагыла....

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев яңа трамвай юлы төзелеше белән танышты. Күчмә киңәшмәдә Рәис Беляев урамыннан Яр Чаллы проспекты буенча беренче трамвай 25 декабрьдә узачак дигән шатлыклы хәбәр дә яңгырады.

Наил Мәһдиев әлеге төзелешнең әһәмиятен ассызыклап, берничә тәкъдим дә ясады. Аның беренчесе "Медицина шәһәрчеге" тукталышындагы җир асты кичүенә кагыла. Киләсе елда биредә капиталь төзекләндерү үткәрелергә тиеш. Наил Гамбәр улы шәһәр маршрутларында халыкны автобусларда йөртү, ташламалардан файдаланучыларга хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе белән дә кызыксынды. Моннан тыш, ул инжиниринг үзәге янындагы буш мәйданны төзекләндерергә кирәклеген дә әйтте.

"Главтатдортранс" предприятиесе "ДИАС" башкарган эшләрне даими рәвештә контрольдә тота. Декабрьнең 20сендә трамвай линиясен көйләү эшләре башланырга тиеш. Бүгенге көндә тукталышларга павильоннар куела, рельсларга чуер таш, ә юл аша чыгу урыннарына асфальт җәелә. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе барлык эшләрне план буенча алып барырга кирәклеген әйтте. "Монда үзешчәнлек булырга тиеш түгел. Барлык эшләр проект нигезендә җиренә җиткереп эшләнергә тиеш", - диде ул.

Бүгенге көндә әлеге төзелешнең 5 участогында эшләр бара. Биредә 370 млн сумлык эш башкарылган инде. Калган акча подстанция төзү һәм кабель сузуга тотылачак. Бер подстанция дистанцион рәвештә эшләячәк.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе академик Королев урамындагы төзекләндерелгән юлны, Челнинка елгасы аша салынган яңа күперне дә карады.

Киңәшмәдә планда каралган эшләрне график нигезендә башкарып чыгу өчен өстәмә хезмәткәрләр җәлеп итәргә кирәклеге дә ассызыкланды. "Бу проект Татарстан Президенты ярдәме белән тормышка ашырыла. Ул Чаллы халкы өчен мөһим. Әлеге эшләр график буенча бара. Трамвай - климат шартларына бәйсез транспорт. Кайбер исәпләүләр буенча, халыкның аңа ихтыяҗы зур булачак. Моннан тыш, безнең шәһәрдә трамвай юлларын үстерү буенча киләчәккә дә планнарыбыз бар", - диде Наил Мәһдиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев