«Транспортник»  бакчачылык ширкәте янындагы юлны төзәтәләр
Яңалыклар тасмасы

«Транспортник» бакчачылык ширкәте янындагы юлны төзәтәләр

Август аенда гына чокырларны ямаганнар иде

«Транспортник»  бакчачылык ширкәте янындагы юл Ильбухтино, Калмаш, Калмия, Кырныш, Боерган һәм башка авылларга һәм бакчачылык ширкәтләренә илтә. әле август аенда гына күпердәге чокыр-чакырны ямаганнар иде, әмма яңгырлар явып узганнан соң, юлчыларның эш нәтиҗәсе күренмәде.  

Әлеге проблемага Тукай районы прокуратурасы да кушылды. Тукай районының ЮХИДИ хезмәткәрләренә юлны тикшерү йөкләнде. Зур чокырлар аркасында машиналарга каршы як полосага чыгарга да туры килде.

Октябрь башында бу юлны төзекләндерүгә ныклап тотындылар, гәрчә капиталь ремонт 2026 елга гына планлаштырылган булса да. Юлчылар иске асфальт катламын салдырды, полосаларны чиратлап төзекләндерәләр, шуңа машиналар агымы да чират буенча хәрәкәт итә. Әлеге юл Шилнә борылышыннан алып, күпернең икенче ягына кадәр төзекләндерелә.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев