Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Трассада юлбарыслар төялгән йөк машинасын ташлап калдырганнар

Полиция хезмәткәрләре циркта уйный торган ак юлбарысларны коткару эшен алып бара. Ерткычларны юл һәлакәте булганнан соң Оренбург өлкәсе трассасында ташлап калдырганнар. Бу хакта Федераль яңалыклар агентлыгы яза.

Билгеләп үтелгәнчә, автомобиль трассадан ерак түгел җирдә калдырылган. Машина йөртүчесе анда юк. Юл-транспорт һәлакәтләре хезмәткәрләре фура арбасыннан юлбарысларның тавышын ишеткән. Вакыйга булган урынга Уфадан хайваннарны өйрәтүче килгән. Фураның бер бүлегендә биш юлбарс булган. Ерткычлар курыккан хәлдә булганга, аларны әлегә фурадан алып булмаган. Вакыйга булган урында полиция һәм юл хезмәте вәкилләре эшли.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев