Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тренингларга барыргамы?

Бер өч ел элек "мотивлаштыручы тренинг" дигән сүзнең мәгънәсен мин белми дә идем. Соңгы арада ул күп кенә дусларымның тел очында еш яңгырый башлады. Эш буенча да, шәхси тормышта да файда китерү чарасы буларак карап, аны шактый гына кешеләр үтә башлады. Хәтта Татарстаныбыз да көз көнне дөньяның иң танылган шәхесен,...

30 майга планлаштырылган чыгышын танылган оратор шәхси сәбәпләр аркасында ясый алмады. Әмма яздырган видеохәбәрендә Ник үзенең ноябрьда, һичшиксез, киләчәген вәгъдә итте. Тумышыннан аяк-кулсыз булган Ник Вуйчич, оптимистик караш саклап, бәхетле яшәү серләрен сөйләп,"Чикләрсез тормыш" тренингы белән чыгыш ясыячак. Без дә шәһәрдәшләребезнең "мотивлаштыручы тренинг"ларга карата булган фикерләре белән кызыксынып алырга булдык:

- Эльмира Гайнетдинова, журналист: "Узган елны Павел Раковның "Мин акыллы, әмма җүләр кебек яшим" тренингын тыңлаган идем. Ул хатын-кыз һәм ир-егет арасындагы мөнәсәбәтләргә, бәхетле яшәү серләренә багышланган иде. Әйе, аның чыгышында хак сүзләр шактый иде. Мәсәлән, көн дә үз-үзеңне карау, матур киенү. Баксаң, чәч озынлыгы да шундый мөһим рольне уйный икән. Әмма киңәшләре арасында тормышта кулланып булмый торганнары да шактый булды. Мәсәлән, егетеңне сөяркә белән тоткан очракта, чит кызга игътибар күрсәтмичә, дәшми генә китеп бару һәм яңадан егетеңнән кыйммәтле бүләк сорау. Бу бит башка сыялмаслык хәл! Үз-үзен хөрмәт итүче һәм яратучы кыз хыянәтне тыныч кына кабул итә аламы?! Минемчә, әлеге тренинг, безнең халык менталитетына бик үк туры килеп бетми. Шуңа да аннан күп мәгълумат алдым дип әйтә алмыйм. Әмма моңа карамастан тренингларга мөнәсәбәтем начар түгел. Алар кирәк. Ләкин ораторның һәр сүзен дә яшәү кагыйдәсе дип кабул итәргә кирәкми. Уйлап яшәргә кирәк ".

- Ренат Гафиятуллин, эшмәкәр: "Мин Мәскүдә "Like концетрат 1.0" бизнес тренингын тыңладым. Аны "Like" холдингның оештыручысы Аяз Шабутдинов укыды. Аңа 24 яшь кенә, ә ул 30 дан артык компанияне җитәкли. Еллык керем дә аның миллионнар белән исәпләнә. 3 көн буена интенсив укыдык. Бик кызык булды. Шунысын ошаттым: ул китап сүзен сөйләмәде. Үз тәҗрибәсе белән бүлеште, конкрет мисаллар күрсәтте. Проблемаларны чишү юлларын да тәкъдим итте. Тренингтан мин бик тә канәгать калдым.

Гомумән, аларны тыңларга кирәк. Яхшы остаз булганда, һичшиксез, укырга да укырга. Тренингларга барырга уйлаганда исә, спикерның кем булуына игътибар итегез. Аның турында мәгълумат укыгыз. Чөнки бүгенге көндә төрле китаплардан мәгълуматларны укып, аны үзенчә сөйләүчеләр күбәйде".

-Илсөя Борис, стилист: "Тренингларга мөнәсәбәтем бик яхшы. Үз-үзеңнән яки эшеңнән канәгатьсезлек кичергән вакытта, тормыш юлында югалып калганда, аларны үтеп, күп кенә сорауларга җаваплар табып була. Мәсәлән, миңа үз вакытымда "Ветер перемен" шәхси үсеш тренингы ярдәм итте. Аның белән мине дус кызым таныштырды. Ул берничә баскычтан торды. Шәхсән үзем аның "База программасын" гына үттем. Әмма ул да минем дөньяга, кешеләргә булган карашымны тамырдан үзгәртте. Бизнес тренинглар мине эшмәкәрлектә ачып җибәрүдә ярдәм иттеләр. Мин Михаил Дашкевич һәм Петр Осиповның "Интенсив һәм коучинг"ны тыңлаган идем. Курс нәтиҗәле булдым дип саныйм. Чөнки ул мине стилист, киемнәр дизайнеры, бәйрәмнәрне оештыручы буларак та ачылып китүемә ярдәм итте. Шуңа да тренингларны күәтлим һәм аларның әһәмиятен ассызыклыйм. Аларны сайлаганда исә бәяләмәләрне укырга һәм, аеруча, үзеңнен психик халәтеңнә игътибарлы булырга киңәш итәр идем. Чөнки аларны күтәрә алмаучылар да булып, аянычлы хәлләрнең очравы мөмкин".

Халык әйтсә хак әйтер дисәләр дә, компетентлы белгечләрнең фикерен дә ишетергә булдык. СПИДка каршы көрәш үзәгенең Чаллы бүлеге медицина психологы Галия Кашапова да тренингларның әһәмиятен ассызыклады. "Әйе, бүгенге көндә тренинглар популярлашты. Аларны шәхси тормышта да, эштә, мәгәриф өлкәсендә дә файдалана башладылар. Шунысын билгеләп үтәр идем, тренингларны, гадәттә, 10-12 кешелек төркемнәрдә үткәрү аеруча да файдалы. Зур аудиторияләрдә игътибар чуала. Кечкенә төркемнәрдә исә һәрбер кеше спикер белән күзгә-күз сөйләшеп, аңа үз фикерләрен турыдан-туры җиткерә ала".

Тренингларны үтәргәме юкмы һәр кеше үзе хәл итсен. Иң мөһиме, ул файдалы булып, шәхси тормышта һәм эшегездә бәхет китерсен.

Альбина Зарипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев