Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Төркиядә җир тетрәүдә 120 кеше зыян күргән

Төркия диңгез яр буенда җир тетрәү вакытында ике кеше үлгән, 120 кеше зыян күргән. Җир тетерәү дәрәҗәсе 6, 7 магнитуданы тәшкил иткән. Бу хакта Еврова Урта диңгез сейсмологик үзәге мәгълүматларына нигезләнеп, ТАСС хәбәр итә. Билгеле булган мәгълүматларга караганда, җир тетрәү Мугла провинциясендәге Бодрум курортыннан - 12 км көньяккарак, Грециядәге Кос...

Төркия диңгез яр буенда җир тетрәү вакытында ике кеше үлгән, 120 кеше зыян күргән. Җир тетерәү дәрәҗәсе 6, 7 магнитуданы тәшкил иткән. Бу хакта Еврова Урта диңгез сейсмологик үзәге мәгълүматларына нигезләнеп, ТАСС хәбәр итә.

Билгеле булган мәгълүматларга караганда, җир тетрәү Мугла провинциясендәге Бодрум курортыннан - 12 км көньяккарак, Грециядәге Кос утравының 16 нчы километрында һәм Родос утравының 90 нчы километрында булган. Җир тетрәү 10 км тирәнлектә башланган.

Төркия провинциясенә артык җитди зыян килмәгән, әмма Бодрум хастаханәсенә 70 ләп кеше мөрәҗәгать иткән.
Җир тетрәү нәтиҗәсендә Мугла провинциясенең кайбер урыннарында электр белән тәэмин итү өзелгән, йорт диварларында ярыклар барлыкка килгән.
Кайбер мәгълүматлар буенча, Мармарис шәһәре яр буе отельләренең кайберләрен су баскан.

Россиянең Төркиядәге баш вәкиллегенә сылтама белән «РИА Новости» агентстлыгы хәбәр иткәнчә, зыян күрүчеләр арасында Россия гражданнары юк.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/21/144777/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев