Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Төркиядә янгыннар аркасында туристларны кунакханәләрдән эвакуациялиләр

Антальяда аномаль эсселек аркасында янгыннар бик тиз таралган.

Төркиянең Мармарис урманнарындагы янгын аркасында ял итүчеләрне кунакханәләрдән чыгара башлаганнар, дип хәбәр итә Sputnik радиосы.
Республика авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Бәкер Пакдемирли янгынның туристлар районына килеп җитеп баруы турында хәбәр итте. Хәзерге вакытта 18 торак пункт эвакуацияләнгән. Манавгат районында вазгыять контрольдә тотыла, әмма янгын дәвам итә.
28 июльдә Антальяда аномаль эсселек аркасында янгыннар бик тиз таралды. Өч кеше янгын корбаны булды, шулай ук 122 кеше зыян күрүе турында хәбәр ителә. Ут белән көрәшкә ике самолет, 19 вертолет һәм 192 автомобиль бүлеп бирелгән.
Төркия хакимияте янгын аркасында үз йортларыннан чыгып китәргә мәҗбүр булган гражданнар өчен тулай тораклар әзерли. 

Фото: rsute.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 01 янгын ут мчс коткару яңалыклар