Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Төркиягә юллама алучылар арта

Туристлар өчен Төркия юнәлеше ачылуга, туристлык компанияләренә мөрәҗәгатьләр саны тәкъдимнәрдән якынча ун тапкыр арткан, дип хәбәр итә http://tat.tatar-inform.ru. РФ Президенты Владимир Путин 30 июньдә Төркия белән мөнәсәбәтләр буенча махсус чаралар турындагы указ имзалаган иде.

Шуның нигезендә Төркиягә турлар сатуны һәм чартер авиарейсларны тыю кичектерелде. Указның калган пунктлары әлегә үз көчендә кала, әмма РФ Хөкүмәтенә Төркия ягы белән сөйләшүләр алып бару һәм махсус чаралар срокларын үзгәртү буенча тәкъдимнәр кертү йөкләнгән.

"Туристлык компанияләре, Төркиягә карата туризм өлкәсендә чикләүләр кичектерелгәч, телефоннар "җанланды" дип билгеләп үтәләр. Хәзер бу юнәлеш белән кызыксынучы гражданнардан шалтыратулар саны тәкъдимнәрдән якынча 10 тапкыр арткан", - дип билгеләп үткән Майя Ломидзе.
Шул ук вакытта әлегә Төркия турпродуктын сатып алучылар күп түгел икән. "Эш шунда ки, әле кешеләр куркынычсызлык гарантиясен алмадылар, турпакетлар белән даими авиарейслар бәясе дә шактый югары кала", - дигән Ломидзе.

(Гөлүзә Василова әзерләде)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев