Чаллы түрәләре хисап тота
Бу көннәрдә шәһәр түрәләре узган чорда башкарылган эшләргә йомгак ясый, агымдагы елга планнары белән таныштыра. Әйтик, Комсомол районы хакимияте җитәкчесе Владислав Гаврилов халык белән очрашуда 2015 елда 2 балалар бакчасы, 6 торак йорт, Элеватор тавында күп функцияле мәдәни үзәк һәм фельдшер-акушерлык үзәге төзелү, 59 торак йорка ремонт ясалуы турында мәгълүмат...
Бу көннәрдә шәһәр түрәләре узган чорда башкарылган эшләргә йомгак ясый, агымдагы елга планнары белән таныштыра. Әйтик, Комсомол районы хакимияте җитәкчесе Владислав Гаврилов халык белән очрашуда 2015 елда 2 балалар бакчасы, 6 торак йорт, Элеватор тавында күп функцияле мәдәни үзәк һәм фельдшер-акушерлык үзәге төзелү, 59 торак йорка ремонт ясалуы турында мәгълүмат җиткерде.
Быел шулай ук Сидоровкадагы 9нчы мәктәптән Суар бистәсенә кадәр юл төзү планга кертелгән. Әлеге торак пунктта "Авыл клубы" программасы буенча күп функцияле мәдәни үзәк тә сафка басачак. Бу хакта "Суар" җирле иҗтимагый үзидарә рәисе хәбәр итте.
Тагын бер мөһим яңалык. "Чиста су" программасы буенча Суар һәм Кумыс бистәләренә су челтәре үткәрелгән. Элеватор тавында Һәм Суар бистәсендә электр баганалары куеп, йортларга электр уты кертү 8 млн сумга төшкән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев